news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Катык рецепты

«Татар халык ашлары» китабыннан катык рецепты тәкъдим итәбез.

news_top
Катык рецепты
"Татар халык ашлары" китабы

Кирәкле ингредиентлар: куе сөт – 2 л, оеткы – 200 мл.

Эш барышы: Куе сөтне якынча 3 сәгать дәвамында кызгылт-сары төскә кергәнче кай­натабыз, 40°С ка кадәр суытып, оеткы салабыз. Аннары яхшылап болгатабыз һәм, селкетмичә генә, сөлге яисә калын әйбер белән төреп, җылы урынга куябыз. Катык 6–8 сәгать эчендә ойый. Оегач, аны салкын урынга куярга кирәк.

Тәме буенча катык төчерәк яки әчерәк була. Төче катыкның үзен генә кулланалар, ә әчерәген ашка катып ашыйлар.

Катыкны чөгендер белән дә оетырга мөмкин. Юып пешергәннән соң, кабыгы әрчелгән чөгендерне турыйбыз да кайнар сөткә оеткылык өстәгәнче үк салабыз.

Рецепт «Татар халык ашлары» китабыннан алынды. Китапны tatkniga.ru сайтында сатып алырга мөмкин.



Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар