Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Катык эчкәндә бер апаның тамагына тимерчыбык кадалган

«Косып кына исән калдым», дип сөйли пенсионер әби.

news_top_970_100
Катык эчкәндә бер апаның тамагына тимерчыбык кадалган

Казанда яшәүче олы яшьтәге хатын кибеттән «ряженка» — катыкның бер төрен сатып алган. Өйгә кайткач, ул катыкны эчеп җибәргән. Шуннан соң хатынның тамагында металл предмет кадалып калган. Бу турыда «Татарстан24» телеканалы хәбәр итте.

Пенсионер хатын инсульт кичергән. Авырудан соң ул авыз куышлыгын тоймый башлый. Шул сәбәпле бары тик сыек азык кына куллана ала. Вакыйга буласы көнне йоклар алдыннан катык эчеп куя һәм шунда ук тыны кысыла башлый.

Әби су эчеп караган, тимерчыбык кисәген төрлечә чыгарырга маташкан. «Косып кына исән калдым», дип сөйли ул телеканал хәбәрчесенә.

Бу көнне пенсионер хатын башка берни дә ашамаган. Шуңа күрә металл предмет бары тик ряженка аша гына эләкте, дип раслый.

Әлеге ряженканы ясаган сөт комбинатында продуктка чит предметлар эләгү ихтималын кире кагалар. Аны ясау процессы тулысынча автоматлаштырылган булуын әйтәләр.

Сөт комбинаты вәкилләре пенсионер хатынга килгән зыянны түләргә әзер. Шулай ук комбинаттагы эш процессын да тулысына тикшереп карарга тәкъдим итәләр.

Казан халкы моңа кадәр дә кибеттә алынган ризыкта куркыныч предметлар тапканы бар иде. Бер хатын ипидә булган кадак белән тончыгып үлә язды. Вафлиларда презерватив, камырда тычкан тизәкләре, арыш ипиендә кеше теше, ысланган тавыкта аптека шприцы табылган очраклар да булды, диелгән телеканал хәбәрендә.

Әгәр кибеттә сатып алган продуктта чит предметлар тапсагыз, кичекмәстән Роспотребнадзорга мөрәҗәгать итәргә кирәк.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100