news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Каты корттан котылу өчен бәрәңге утыртканда нишләргә?

news_top
Каты корттан котылу өчен бәрәңге утыртканда нишләргә?
https://pixabay.com/

Каты корт – проволочник күп кенә бакчачылар өчен бәлагә әверелгән. Моннан котылу ысуллары киңәшләр сайтында чыкты. 

Кайчакта каты корт колорадо коңгызыннан да күбрәк зыян сала. Аны бетерү дә шактый кыен. 

Бәрәңгене утырткач кына туфракны кортка каршы эшкәртү файдасыз диярлек. Бәрәңге утыртканда һәр чокырга берничә төрле матдә салырга була. 

Суперфосфат ашлама буларак билгеле. Ул каты кортка каршы да көрәшә. Бәрәңге өчен чокырны биш сантиметрга тирәнрәк итеп казыгыз, шуңа суперфосфат салыгыз, өстенә туфрак сибегез һәм бәрәңгене утыртыгыз.

Бәрәңге чокырына суган кабыгы салып барырга да була. Бу да каты кортка каршы чара булырга мөмкин, диелә хәбәрдә.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар