news_header_top
news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Каты авыру китереп чыгара торган грипп тарала башлаган

news_top
Каты авыру китереп чыгара торган грипп тарала башлаган

Россиядә яшәүчеләрне каты авыру китереп чыгара торган грипп чыккан. Роспотребнадзор хәбәр иткәнчә, Россия Федерациясендә гриппның өстенлек итүче штаммы каты авыру китереп чыгарырга мөмкин. Бө хакта «Life» басмасы яза.

Роспотребнадзор белгечләре РФдә кышка хас кискен респиратор вирус инфекцияләренең үсешен ачыклый. Белгечләр сүзләренчә, А(H1N1)2009 гриппы вирусы өстенлек итә.

«Авыру кузгатучылар структурасында грипп вируслары өлеше арта, шул ук вакытта А(H1N1)2009 гриппы вирусы өстенлек итә. Бу вирус авыруның авыр узуын китереп чыгара һәм үпкә өзлегүләренә китерә», – дип хәбәр иткән Роспотребнадзор матбугат хезмәте.

Белгечләр сүзләренчә, грипп йөткергәндә һәм төчкергәндә йога. Үпкә ялкынсынуына китерергә мөмкин. Роспотребнадзор билгеләп үткәнчә, грипптан саклануның иң нәтиҗәле ысулы – вакцинация. Моннан тыш, кешеләр күпләп җыелган җирләрдә булмаска, грипп белән авыручылар белән элемтәгә кермәскә, кулларны юарга, шулай ук биналарны җилләтергә һәм саклагыч битлекләрне кулланырга киңәш ителә.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар