Катлы камырга төрелгән тавык боты
Җырчы Айгөл Бариевадан чираттагы тәмле ризык - катлы камырга төрелгән тавык боты.
Тавык ботларын тозлы суда ярымәзер булганчы пешерергә. Аннары сөякле өлешен фольга белән төрергә, бу көймәсен өчен шулай эшләнә. Әзер катлы камырны тасмалап кисәргә һәм тавык ботына чорнарга кирәк. Табага пергамент кәгазь җәяргә, тавык боты төрелгән камырны йомырка сарысы белән майларга. 180 градуска кадәр кызган мичтә 20-25 минут пешерергә.