news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Катлы камырдан гөмбә пәрәмәче

Ашыкканда бик җиңел, тиз арада пешерелә торган катлы камыр белән гөмбә пәрәмәче рецептын тәкъдим итәм.

news_top
Катлы камырдан гөмбә пәрәмәче
Пәрәмәчләр чүпрәле, катлы кибет камырыннан пешерелә.

Эчлек өчен кишер белән суганны майлы табада кыздырырга, маринадланган гөмбә, кызган суган һәм кишерне бергә кушып блендерда вакларга.

Эчлеккә тоз-борыч кушарга кирәкми, гөмбәнең үз маринад тәме дә җитә. 

Камырны җәяргә, шакмаклап кисәргә, әзер эчлекне салырга. Камырның почмакларын кара-каршы китереп тоташтырырга. Өстенә тугланган йомырка сылап, кызган духовкада пешерергә.

Кайнар килештә, салкын килештә бик тәмле була. 

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар