Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Катлы камырдан эремчекле рулет рецепты

Эчлек өчен алма повидлосы, кызыл эремчек, вак итеп туралган алма белән дарчин (корица), каты сыр һәм башка яраткан ризыкларыгызны сала аласыз.

news_top_970_100
Катлы камырдан эремчекле рулет рецепты
Гөлүзә Василова

Тиз генә чәй янына тәмле ризык әзерләү өчен кибетләрдә сатыла торган чүпрәле һәм чүпрәсез катлы камыр кирәк. Камырны бераз эретергә һәм бик юка итмичә генә җәяргә.

Эчлек өчен 400 грамм эремчек, 100 грамм кибет каймагы, 2 йомырка, чама белән шикәр комы, ванилин кирәк булачак. Ингредиентларның барысын бергә салып, блендер белән бер масса ясарга.

Эчлеккә йөзем җимеше дә өстәргә була. Шулай ук эчлек өчен алма повидлосы, кызыл эремчек, вак итеп туралган алма белән дарчин (корица), каты сыр һәм башка яраткан ризыкларыгызны сала аласыз.

Эчлек артык сыек кебек тоелса, ике аш кашыгы манный ярмасы салырга мөмкин.

Камырның кырыйларын буш калдырып, эчлекне җәяргә, рулет итеп төрергә. Камырның ике башыннан эчлек агып чыкмасын өчен бөреп куярга.

Чәйләрегез тәмле булсын!

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100