Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Катлы камырда тавык боты рецепты

news_top_970_100
Катлы камырда тавык боты рецепты
Фото: https://baltaci.ru/

«Хезмәт» сайтында Раилә Ахуновадан бик тәмле ризык – катлы камыр эчендә тавык боты рецепты тәкъдим ителгән.

Ингредиентларны кеше санына карап алабыз – тавык боты, бәрәңге, катлы камыр.

Шулай ук гөмбә белән суган кыздырып салырга була, сыр һәм каймак өстәргә мөмкин.

Эш барышы: тавык ботын тоз, борыч, тавык өчен тәмләткеч, сарымсак, соя соусы белән маринад ясап болгатып куябыз, 30-40 минуттан кыздырып алабыз (духовкага куеп алсаң да була).

Бәрәңгене әрчеп, суда пешереп сөт, май салып төябез.

Камырны бераз җәеп 6 кисәккә шакмаклап бүлеп, башта бәрәңге өстенә ит, гөмбә салабыз һәм сөякне чистартып, башын фольга чорнап, эчлек уртасына утыртып куеп, камырны җыябыз, йомырка яки сөт белән майлап, көнҗет орлыгы сибәбез. 180-170 градуслы мичтә 35-40 минут пешерәбез.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100