Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Катлы бәлеш рецепты

«Татар халык ашлары» китабыннан катлы бәлеше рецепты тәкъдим итәбез.

news_top_970_100
Катлы бәлеш рецепты
"Татар халык ашлары" китабы

Кирәкле ингредиентлар: диаметры 26 см лы табага камыр – 670 г (360 г аска, 90 шар г уртага, 130 г өскә). Эчлек өчен: караҗимеш – 100 г, күрәгә – 100 г, лимон – 100 г, шикәр комы – 60–70 г.

Эш барышы: күрәгә белән караҗимешне юабыз. Караҗимешнең төшен алабыз. Өсләренә кайнар су салып, 5–10 минут суда тотабыз. Аннары, суын түгеп, һәрберсен аерым-аерым иттарткычтан чыгарабыз. Куерак булса, су белән сыеклатабыз. Юылган лимонны кабыгы белән бергә иттарткычтан чыгарганнан соң, аңа шикәр комы өстибез.

Катлы бәлеш өчен май-шикәр салып әзерләнгән камыр алабыз. Аны табадан чыгып торырлык итеп җәябез. Беренче катка караҗимеш эчлеген таратабыз да өстен камыр белән каплыйбыз, шул рәвешле, икенче катта – күрәгә эчлеге, камыр; өченче катта лимон эчлеге, камыр була. Өстәге җәем белән иң астагысын тоташтырып, бөреп куябыз, валчык сибәбез.

Май-шикәр салып әзерләнгән камыр: 70 мл җылы суда 12 г прессланган чүпрәне җебетәбез. Йомырка сытып, 25 г шикәр комы, 50 г каймак, 260 г йомшартылган атланмай, аз гына тоз өстибез дә яхшылап болгатабыз. Якынча 500 г он салып, камыр басабыз. Эчлек әзер булганчы, камырны плёнкага төреп куябыз. 

Рецепт «Татар халык ашлары» китабыннан алынды. Китапны tatkniga.ru сайтында сатып алырга мөмкин.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100