Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Кәтлит пешергәндә чәйне ничек кулланалар?

news_top_970_100
Кәтлит пешергәндә чәйне ничек кулланалар?
https://pixabay.com/

Оста хуҗабикәләр кәтлитне дә чәй белән пешерә. Бу турыда киңәшләр сайтында язылган.

Фарш йомшак булсын һәм укмашып торсын өчен ипи йомшагы кушалар. Болай эшләү кәтлитне сусыл да итә. Ипине йомшагын иткә кушканчы, чылатырга онытмагыз.

Гадәттә, кәтлит өчен ипи йомшагына гади су яки сөт кушып җибәрәләр. Ләкин тәҗрибәле хуҗабикәләр фаршка чәй кушарга киңәш итә. Чәйдә чылатылган ипи йомшагына аерым бер тәм керә, шулай итеп кәтлит тә хуш исле, тәмле булып пешә. 

Кәтлит итенә куша торган чәй кара булырга тиеш. Яшел яки башка төрле чәй бармый. Шулай ук ул бик куе да булмасын. Каты чәй исе кәтлит тәмен боза, диелә хәбәрдә. 

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100