Кәтлит фаршына йомырка салу кирәкме? Бу турыда «АиФ» газетасына шеф-повар Евгений Михайлов сөйләгән.
«Минемчә, кәтлиткә йомырка өстәү кирәк түгел – йомырканың пешкән ак өлеше кәтлитне катырак һәм тупасрак итә. Әгәр йомыркадан баш тартасыгыз килмәсә, иң мөһиме – артык күп салмагыз: 1 кг ит өчен 2 данәдән артыгын кулланмагыз. Шул ук күләмдәге фаршка якынча 200 г суган кирәк, ләкин аны алдан бераз кыздырып һәм суытып салырга киңәш ителә, чөнки чи суган пешеп җитмәскә һәм котлетларга бераз әчерәк тәм бирергә мөмкин», – ди ул.
Икмәк – кәтлитнең тагын бер мөһим компоненты. Икмәк йомшагы булмаса, сезнең ризык кәтлит түгел, ә люля-кебаб булачак. Әлбәттә, пропорцияне дөрес тоту бик мөһим.
Ул түбәндәгечә: 1 кг ит өчен – 250 г ак икмәк һәм 300-400 г сөт яки су. Яңа пешкән батон кулланмагыз – ул ризыкка әчкелтем тәм бирәчәк. Ә менә кичәге, бераз кибеп өлгергән икмәк иң яхшысы булачак.
Икмәкнең бер өлешен угычтан чыгарылган бәрәңге, кабак яки башка яшелчәләр белән алыштырырга мөмкин. Шулай ук фаршка тәмләткечләр (паприка, кара борыч, кориандр, чили) һәм яшел тәмләткечләр (укроп, петрушка, кинза, мәтрүшкә) өстәү дә яхшы нәтиҗә бирә. Мондый өстәмәләр тәмгә карап сайлана, иң мөһиме – тоз сибәргә онытмагыз, диелә хәбәрдә.