Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Катлаулы операциядән соң, көрәшче Эльдар Хәмитов яңа ярышларга әзерләнә

news_top_970_100

Чаллы Сабан туенда күп тапкырлар батыр калган Эльдар Хәмитов көрәш келәменә кабат чыга. Ул Люберцыда билбау көрәше буенча Россия чемпионатында көмеш медаль яулаган. Июль ахырында ул Абу-Дабида узачак дөнья чемпионатына барачак. Спортчы шулай ук Түбән Камада Татарстанның атказанган спорт мастеры Данил Галиев истәлегенә милли көрәш буенча республика турнирында җиңү яулаган. Бу хакта «Челнинские известия» хәбәр итә.

Бу бүләкләр – Чаллы спортчысының тормышындагы катлаулы чорны уңышлы узуы нәтиҗәсе. Спортчылар бик еш җәрәхәтләр ала. 2023 ел ахырында Эльдар да келәмнән читләшеп торырга мәҗбүр кала. Сәбәбе – Бакуда, Европа чемпионатында җәрәхәтләнүе. Спорт федерациясе ярдәме белән аңа Мәскәүдә катлаулы операция ясаганнар.

«Хәзер мин шәһәр «Сабан туе – 2025» тә катнашырга әзерләнәм. Ә аңа кадәр район Сабан туйларында чыгыш ясарга уйлыйм. Дөрес, миңа кайда чыгыш ясарга рөхсәт итәчәкләре әлегә билгесез», – дигән Эльдар Хәмитов.

«Ел саен Сабан туе алдыннан милли көрәш ярышларына титуллы спортчыларны кертергәме-юкмы дигән темага кызу бәхәсләр туа. Кайберәүләр фикеренчә, ярышларга язгы кыр эшләрен башкаручылар гына керергә тиеш, иң зур бүләккә алар лаек», диелә бу хәбәрдә.

Чаллыдагы милли көрәш федерациясе рәисе Айдар Нәҗмиев сүзләренчә, Сабан туйларга районнардан чакырулар юк. «Безнең спортчылар анда катнашу турында үзләре килешә», – ди ул.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100