Иркутск өлкәсендә катамараннан егылып төшкән улын коткарырга тырышкан ир-ат батып үлгән. Төбәк буенча Тикшерү комитеты матбугат хезмәте хәбәр иткәнчә, фаҗига Усть-Илим янындагы сусаклагычта булган. Бу хакта РЕН ТВ сайты яза.
Якынча мәгълүматлар буенча, 41 яшьлек ир-ат улы белән катамаранда йөрергә ял базасына килә.
«Ир-атның һәм баланың коткару жилетлары булмауга да карамастан, бина администрациясе аларга катамаран биргән», – дип хәбәр итә ведомство.
Катамаранда йөргәндә, бала суга егылып төшә. Әтисе аңа ярдәмгә ташлана. Ул баланы судан чыгара алган, тик үзе һәлак булган. Хокук сакчылары базада иминлек кагыйдәләрен үтәүне тикшерә.
Бу хәл буенча җинаять эше ачылган. Тикшерү дәвам итә.