Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

«Кат-кат карадым, сокландым» – Ландыш Нигъмәтҗанова яңа гаилә фотоларын күрсәтте

news_top_970_100
«Кат-кат карадым, сокландым» – Ландыш Нигъмәтҗанова яңа гаилә фотоларын күрсәтте
социаль челтәрләр

Җырчы Ландыш Нигъмәҗанова һәм Фәрит Таишевлар гаиләсе яңа фотосессия ясаган. Матур көзге фотолар белән алар социаль челтәрләрдә уртаклаша.

Фотограф язуынча, бу съемка Таишевларга бер дә җиңел бирелмәгән. Башта көнен туры китерә алмаганнар. 6 кеше өчен образлар сайлау да тиз булмаган. «Гаилә фотосессиясе – һәрвакыт катлаулы процесс, әмма нәтиҗәсе куанычлы», – дип яза аларның фотографы социаль челтәрләрдә.

Таишевлар гаиләсенең фотолары язылучыларында да соклану хисләре уяткан. «Сезнең гаиләне яратып карыйбыз», «Кат-кат карадым, сокландым. Күңелгә җылы йөгерде», «Җылылык ташып тора бу фотолардан. Бик матур, гармониядә барыгыз да», «Әкияти матур гаилә», – кебек матур сүзләр яудырганнар аларга.

Фото: © социаль челтәрләр

Фото: © социаль челтәрләр

Фото: © социаль челтәрләр

Фото: © социаль челтәрләр

Фото: © социаль челтәрләр

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100