news_header_bot
Язманы тыңлагыз

"Кат, көчек!" Ир-ат, мәктәпкә кереп, бишенче класс укучысын кыйнаган - видео

Чиләбе мәктәпләренең берсендә укучыны бер баланың әтисе кыйнаган. Бу хакта Тикшерү комитетының өлкә буенча идарәсе хәбәр итә.

news_top
"Кат, көчек!" Ир-ат, мәктәпкә кереп, бишенче класс укучысын кыйнаган - видео
Мәктәптә бишенче класста укучы ике малай белән сугыша. Монда кем гаепле икәне ачыкланмаган. Малайларның берсе, өенә кайткач, әти-әнисенә үзен кыйнаулары турында әйтә. Аның әти-әнисе мәктәпкә килә. Улын кыйнаган малайның муенныннан эләктереп читкә алып китә. "Ул мине үтерәм дип янады, "Кат, көчек" дип, эчемә сукты", - дип сөйли малай. Бу хәл видеокамерага яздырылган.

Малай, ирнең кулыннан ычкынып китеп, урамга чыгып кача. Әмма ир белән хатын аны куып тоталар, хатын исә аның башына суга. 

Тикшерү комитеты малайны кыйнаган иргә карата җинаять эше ачкан.


Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар