news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Касыйм юлында 18-19 яшьлек егетләр утырган машина фурага бәрелгән, икесе һәлак

news_top

Рязань өлкәсендә зур йөк машинасы белән авариядә 2 кеше үлгән, тагын 2 кеше имгәнгән. Бу турыда «Вести» каналы хәбәр итте.

Фаҗига Касыйм районында Ряжск – Касыйм– Түбән Новгород юлында була.

Төбәк буенча Дәүләт автоинспекциясе белешмәсе буенча, «ВАЗ» машинасы белән идарә итүче 19 яшьлек егет идарәсен югалта һәм каршыга килә торган «Mercedes-Benz Actros» йөк машинасына бәрелә.

«ВАЗ» белән идарә итүче егет, салондагы 19 яшьлек пассажир урында ук һәлак була.

Җиңел машина салонындагы 18 һәм 19 яшьлек тагын ике егетне хастаханәгә илткәннәр.

Тикшерү эшләре бара, диелә хәбәрдә.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар