Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Кашсыз (Ләйсән Мусина)

news_top_970_100

Аны гел «кашсыз» дип үртиләр. Һәр иртә саен «хе-е-е, кашсыз килде» дип мыскыллап каршылый Диләрәне классташы Айнур. Бу вакытта егеттән ысылдаган елан тавышы чыга. Калган егетләр дә, үртәү дигәндә, Айнурга иярә. Мондый эштә, никтер, кешедән калышасы килми. Үсмер чакта агымга ияреп китү бигрәк тә җиңел. Үзеңне «крутой» итеп күрсәтүнең бер ысулы бу. Үртәргә, төртмәчләргә гел кызык. Бигрәк тә Диләрә кебекләрне. Каршы дәшми, эчендә бураннар уйнаса да, моны сиздерми кыз. Йомшак уенчык кебек: төртәсең, йомарлыйсың, ул барыбер үз халәтенә кайта, йомшаклыгын югалтмый.

Диләрә төскә-биткә тыйнак кына. Алтынсу чәчләре, очкынланып торган яшел күзләре, уң як күзе янындагы бәләкәй генә миңе бизи кызны. Урман төсләре җыелмасын алган йөз-кыяфәте дөньяны тагын да нурлырак итә. Кашлары гына «төссез», аклы-сарылы. Күренер-күренмәс. Бу кашларга иптәшләре тарафыннан моның кадәр «игътибар» булмас та иде. Башкалар кашларга көн саен нинди дә булса үзгәреш кертеп торгач сизелә, ахрысы. Диләрә «карга баласы» булып кала мондый очракларда.

Уку елы башыннан сыйныфташ кызлары каш хәстәре белән мәш килә. Үсмерлек чоры үзенекен итә. Каш буята, йолкыта. Диләрә бу эш белән мавыкмый. Әнисе кашларын йолкырга рөхсәт итми аңа. Табигатьтән бирелгән кашларына кагылдыртмый. Сүзләрен Коръән аятләре белән дәлилли. Йолкынмаган ак кашлары өстеннән бер тапкыр карандаш белән буяп караган иде дә, бөтенләй куркыныч тоелды. Сыйныфташ кызлары башта йолкып формага кертәләр, аннары буйыйлар. Аларның үз кашлары ак булмагач, алай ук куркыныч та килеп чыкмый. Йолкынмаган ак кашларын буяуның мәгънәсен күрми кыз.

Диләрәнең башкалардан аерылып торуын, кашларының аклыгын сыйныфташы Айнур иң беренчеләрдән булып эләктереп алды. Кызның ак кашлары аны чыгырыннан чыгара иде. Әче телле малай «кашсыз» дигән кушамат такты да куйды Диләрәгә. Соңрак сыйныфташ кызлары да, үзләре кебек булмагач, аралашмый башлады Диләрә белән. Диләрәнең бәләкәй генә йөзенә кашлары килешми дә түгел, килешә. Тик менә шул кеше эшләгәнне эшләмәгәч, кушамат тәэсире дә вакыйганың кискенлеген тагын да ныгытты. Диләрә шушы кагыйдәне аңлады: син кемгәдер бер сүз әйтмәгән, начарлык эшләмәгән килеш тә, кемнеңдер ачуы чыгуның төп сәбәпчесе була аласың.

Кызның мәктәпкә бару теләге көннән-көн кими. Кыерсытулар үзенекен итә. Вакыты-вакыты белән төшенкелеккә дә бирелә. Аңа сукмыйлар, кыйнамыйлар. Тик сүз белән үртиләр. Бер Айнурдан башланган сүзне һәркөн ишетеп торгач, башкалар да «инстикт» рәвешендә Диләрәгә кырын карыйлар. Бер карасаң, кашта да түгел мәсьәлә. Якты кашлары кызның йөзенә килешә. Әмма Айнур таккан кушамат сәбәпле Диләрәне күп сыйныфташлары «кашсыз» итеп күрә башлады. «Ярар, җитте, игътибар итмә. Без болай, шаярабыз гына», – диде беркөнне Диләрәгә сыйныфташы Алисә, кызның агарынган йөзен күргәч. Диләрәне бу сүзләр генә коткарса икән... Киресенчә, күңеле тагын да ныграк төште. Әйтүе рәхәт Алисәгә, аны бит үртәмиләр. Сүзнең көчен үзеңә килеп «кадалса» гына беләсең. Үсмер чакта, җитлегү чорында төс-кыяфәтеңә карата әйтелгән сүзне кабул итү бигрәк тә кыен.

Диләрәдән көннән-көн читләшә баралар. Монда инде каш та онытылды. Бары тик үзләре кебек булмаганга, «агымга иярмәгәнгә» бертөрле каршылык барлыкка килде кызга карата. Диләрә дәресләргә яхшылап әзерләнде, телләшеп, ни дә булса әйтеп йөрүне кирәк тапмады. Барыбер аңлашу булмаячак. 15 кешегә берүзең каршы торып кара әле син! Сыйныф җитәкчесенә әйтүнең дә кирәген тапмый кыз. Ул инде үскән. Мәсьәләне әләкләшеп хәл итмиләр. Тешне кысып булса да түзәсе. Шушы уйлары көч бирә кызга. Күңелен төшермәскә тырыша. Тик кайбер вакыйгалар иң түземленең дә сабырлыгын сыный. Тизрәк соңгы кыңгырау бәйрәмен көтә Диләрә. 9нчы сыйныфны гына тәмамласын, китәчәк ул мәктәптән...

Сыйныф бүлмәсенә килеп керешенә тагын да кискен хәл булды беркөнне. Ишекне ачуга, Диләрәнең битенә такта сөртә торган чүпрәк очып килеп «кунаклады». Җитмәсә, тишкәләнеп, акбурга манчылып беткән, үзе юеш. Мондый ук мыскыллы хәлгә әзер түгел иде кыз күңеле. Классташлары алдында елап җибәрмичә чак түзде. Буй җиткән кызга иптәшләре тарафыннан мондый ямьсезлекне кабул итү авыр иде. Җитез генә рюкзагын куйды да коридорга чыгып йөгерде. Кабинетның түрендәге өстәл почмагында чүгәләгән Айнур канәгать көлә иде. Кыз нык үртәлде.

Диләрә чәчләрен йолкып, үз-үзенә каты итеп суга-суга елады да елады. Ара-тирә тәнен чеметеп, үзен тагын да ныграк изалады. Бу минутта ул үзенә дә, әнисенә дә ачулы иде. Башта ук әнисеннән рөхсәт алмый гына кашларын йолкыган булыр иде, булдыра алмый. Әнисенә карата булган хөрмәте, мәхәббәте моны эшләргә ирек бирми. Тик менә бу хәлләрнең дә шул хәтле кискенләшүендә, бер уйласаң, шул кашының төссезлеге гаепле.

Үрсәләнеп озак елады кыз. Тавышсыз елау бигрәк тә кыен. Үз-үзеңне битәрләүдән дә кыены юктыр. Башка кеше тиргәсә, ачуланса, син килешми торган фикер белдерсә, эчтән генә булса да аңа каршы торырга була. Үз-үзеңне яклар өчен, йә эчтән тотанак булдырырга, йә сүз белән дәлилләргә. Ә үз-үзеңне битәрләгәндә кем яклый? Мондый вакытта, ичмасам, яныңда «үзең» дә булмыйсың бит. Беркем дә булмый, ахрысы, дип уйлый башлаган иде кыз. Юк, иң авыр тоелган чакта да Ул яклый икән. Үзенә таба бер адым булса да ясаганнарны ( адым ясамаганнарны да) Ул ташламый. Хисләрне йөгәнләргә булыша. Гәрчә моны без Аннан дип уйламасак та. Юкса, бу хисләр өермәсендә югалып калырга мөмкин. Диләрә инде күптән адым ясады...Үзенең күркәм холкы, эчке ныклыгы белән, кыз Аңа якын иде.

Кич кайткач, Диләрә әнисенә булган хәлне сөйләмәде. «Кашларны йолкытыйммы икән әллә, әни, бөтенесе каш матурлап бетерде инде, мин генә калдым», – дип әнисенең күңеленә «шакып» карады. «Синең яшьтә каш йолкытуның нәрсә икәнен дә белмәдек, кызым. Укыдык та укыдык. Әз генә калды бит инде. Иптәшләреңнең сүзләрен йөрәгеңә якын алмаска өйрән. Әллә ниләр әйтәләр әле тормышта. Гел шулай кеше эшләгәнне эшләп яшәрсеңме? Бу – сиңа беренче баскыч булсын. Кашларыңны йолкытмыйча, минем сүзгә колак салганга, Аллаһ Тәгалә сиңа бик күп юллар ачачак әле», – диде әнисе. «Әни, әни, хәлләрнең кискенләшкәнен белмисең шул әле син», – дип уйлады кыз. Күңеле төшеп, бүлмәсенә кереп китте. Төне буе мендәренә капланып елады да елады. Әнисе сүзләрен кат-кат уйлады. Бу сүзләрдә хикмәт бардыр, дип якты күңеленә салып куйды. Ә ана кызының янә бу теманы юкка гына кузгатмагын аңлап, баласы өчен борчылып, юлына изге күңелле кешеләр чыгаруны сорап, күрше бүлмәдә елый-елый дога кылды.

Беркөнне охшаш хәл тагын кабатланды. Гадәттәгечә, тугызынчылар дәррәү кубып, мәктәпне дер селкетеп, ашханәгә төште. Ыгы-зыгы килеп утырышкан арада, Айнур Диләрә утыра торган җирдәге чокырга әзерләп алып төшкән үле чебеннәр салды. Кайберәүләр шаккатып, кайберәүләр көлеп карап торды бу хәлгә. Диләрәнең ашаганда утыра торган урыны сыйныфташы Камил янына туры килә. Гадәттә, башка малайларга кушылып көлеп йөри торган Камилгә бу юлы әллә ни булды. Бөтенесенең Диләрәнең чебенле чәй эчкәнен карап, шаркылдап көлеп утыруларын теләмәде егет. Ачыктан-ачык әйтсә, үзенә кыенга кала, моңа ук батырлыгы җитми. Үзенеке белән алмаштырса, йә кыз шикләнер, йә берәрсе күреп, дөрес аңламас. Шуңа күрә, Камил чәйне түгеп җибәрерү «җаен» тапты. Ипи алырга кулын сузды да, «ялгыш» кына терсәге чокырга тиеп китте. Чәй түгелде. Кыз тиз генә сикереп торды. Җитез генә барып чүпрәк алып килеп, өстәлне сөртте. Үзенә яңа чәй алды. Ә Камилнең бу вакытта малайлар белән «разборка» алып барышы иде Айнур ниятенең барып чыкмавына Камилне гаепли иде. «Кәкре кул!» дип кычкырып, төкрекләрен чәчә-чәчә, Камилгә җикеренде...

...Бүген 9лар утырмага җыелалар. Табигать кочагында ял итү һәрберсе тарафыннан да күптән көтелде. Күбесе 9ны тәмамлагач китергә ниятли, шуңа да зарыгып көттеләр. Диләрәнең генә ел буе кичергән күңел халәтеннән соң бу күңеллелеккә көче калмаган. Әнисе, иптәшләреңнән аерылып калма, барырга кирәк, дигәч килде.

Утыра торгач, төрле темаларга сүз китте. Диләрә дә ара-тирә сүзгә кушылгалады. Елга бер генә көн булса да аның «кашсыз» икәнен онытканнар иде бугай. Егетләр арасыннан берсе «кем нинди иттән шашлык ярата» темасына сүз кузгатты.

– Дуңгыз ите тәмле, дуңгыз ите! – диештеләр бертавыштан.

– Их, дөрес сүзләр сөйләмисез, егетләр. Хәләл түгел бит ул, – дип, арадан Камил каршы чыкты.

– Юкны сөйләмә, ашап булса, тамактан үтсә, барысы да яраклы аның ашарга, – диде Айнур.

Калганнар авызларын зур ачып көлешеп алдылар. Бу киеренкелекне бетерергә теләп, Алсу:

– Әйдәгез, биеп алыйк, – диде дә музыка кушып җибәрде.

Бу минутта Камилгә кыен калгандыр. Диләрәгә егетнең сүзләре нык тәэсир ясады. Бу сүзләр аның башында канны ныграк әйләндерде. Ниндидер яңа сулыш ачылды. Хак юлдан этсәләр дә, төртсәләр дә төшеп каласы, чигенәсе түгел икәнен аңлады кыз. Бу уйлар аның йөрәгенә «тамды». Әйе, дөрес сүз сөйләү, хакны – хак, дию, гел рәхәт булмас. Башкалар кебек булмасаң, кыерсыталар, икәнен үз мисалында кичерде бит инде Диләрә. Дәшмәсәң – дәшми кал, әйтер чакта – әйт, әмма дәрәҗеңне бел. Хаклыкка якын бул икән. Менә бит Камил үзен ничек горур тотты...

Диләрә көллияткә укырга керде. Укыган вакытта төрле яклап сынап карады үзен. Ахыргы елында мәчеткә дини гыйлем алырга да йөрде. Мәчеткә килеп керүе болайрак булды. Хыялланып, уйланып, укудан соң Иске татар бистәсен урап йөргәндә, Мәрҗани мәчете яныннан узып бара иде. Азан ишетте. Азан ишеткәне бар иде кызның. Әмма әллә мәчет янында ук булганга шундый тәэсирле яңгырадымы, әллә кызның күңеленә бу мизгелдә шушы кирәк булганмы, азан тавышы кызны мәчеткә тартты. Пыскып явып үткән яңгыр, тузан исе дә кызның хисләренә йогынты ясады булса кирәк. Мәчет ишеген ачты. Ишекне ачуга, эчке якта кайнашкан бабай «кызым, нинди соравың бар» диде.

Каушап калган Диләрә, ялгыш кердем ахрысы, дип баш киеме дә булмаудан читенсенеп, кире чыгарга борылды.

– Кызым, кергән-кергән, бер йөреп, карап чык. Безнең мәчет бик борынгы, – диде бабай.

– Башка ни дә булса ябарга юкмы сездә, болай керергә уңайсыз, – диде Диләрә.

– Бар, бар, кызым, – дип яулык сузды бабай кызга. – Син, кызым, юкка гына килмәгән. Сине Аллаһ Тәгалә җибәргән монда. Бик сирәкләрдә генә була торган табигыйлек, яктылык бар үзеңдә. Күңелең мәчеткә яланбаш керүнең ярамаганын аңлар дәрәҗәгә җиткән синең. Аллаһ Тәгалә салган моны синең күңелеңә. Безнең мәчет каршында дини укулар үткәрелә, теләсәң, кил. Калебеңдә булган күркәм гадәтләрең тагын да артыр.

Диләрә бабайның ни әйткәнен артык тыңлар дәрәҗәдә түгел иде. Кызның күңеле хисләр дулкынында. Бары тик «укырга кил» дигәнен генә хәтерендә калдырды. Озакламый, мәчеткә дини гыйлем алырга йөри башлады.

Көллиятне тәмамлагач, читтән торып янә укырга керде, эшкә урнашты. Мәчеткә йөрүен дәвам итте. Бабай ялгыш әйтмәгән, Диләрә камилләште, дөньяга карашы үзгәрде. Кыз үзен күпьяклап үстерергә тырышты.

Беркөнне эштән соң туры мәчеткә укырга барышы иде. Тик чәч резинкасы эшендә калган, чәче дә тузгыган. Сумкасында запас чәч кыстыргычы да юк. Яулыгы бар, кыстырып куймаса, чәчләр яулык астыннан шуып чыгачак. Кыз ихлас күңеленнән «әй, бер резинка чыкмый калмас әле» дип уйлады. Үзеннән-үзе резинка чыкканын көтеп, асфальт юлга карап барды. Бу халәтеннән көлеп тә куйды кыз. Ни күрсен, мәчеткә илтә торган сукмакта нәкъ яулыгы төсендә чәч резинкасы ята. Исе-акылы китте Диләрәнең. Кыз моны хикмәт итеп кабул итте, иелеп алды да мәчеткә намазга йөгерде...

Мәчеттәге дини укуларга йөри башлагач, күңелендә ныклы ышаныч, тынычлык урнашканын аңлады. Соңрак эшкә кергәч тә намазларын калдырмаска тырышты. Бу юлдан атласаң, ышаныч ныгый икәнен, сине төртсәләр дә, этсәләр дә, үз-үзеңне аңласаң, бернидән дә күңел кителмәскә мөмкин икәнен аңлады. Хәзер инде «кашсыз» дисәләр дә, рәхәтләнеп тыңлар иде, элеккечә йөрәген яралап еламас кебек.

Туган көненә хезмәттәшләрен сыйларга тәм-томнар алып килде кыз. Туган көненә җитәкчесе яулык бүләк итте. Рус хатыны. Югыйсә, эштә берсенә дә әйтми иде ул намаз укыганын. Рус милләтеннән булган җитәкчесе аша аңа Аллаһ Тәгалә яулык җибәрде. Кыз бүләкне шулай аңлады. Үзенә яңа кием сатып алырга, кашын буятырга да мөмкин инде хәзер. Эшләгәч, кулына хәйран гына акча да керә. Кашны да әллә нинди буяулар белән матурларга мөмкин. Тик Диләрәнең кашларын үзгәртәсе килү теләге юкка чыкты. Табигыйлекнең иң камил матурлык икәнен аңлады кыз.

Беркөнне Диләрә мөселман киемнәре кибетенә керде. Зәвыклы да, заманча да булган киемнәрнең әле берсен, әле икенчесен тотып карады. Сатучы кыз Диләрәгә игътибар итте.

– Безнең кибет әле яңа ачылды. Үзебезнең кием брендына модель итеп, сезнең кебек ачык йөзле, зур күзле һәм якты кашлы кыз эзлибез. Безнең киемнәр сезгә бик килешер иде. Сезне модель итеп чакырабыз, хәзер бит дөнья модасында да сезнең кебек кызлар модель булып эшли. Чөнки артык «җете» күренгән йөзләр белән кием югала. Ә сезнең кебек йөзле модельләрдә төп акцент киемгә төшә. Шуңа сезнең кебек типтагы кыз эзлим. Мин – тегүче-дизайнер, иремнең үз эше бар. Ирем минем белән танышкач дингә килде. Хәзер ирем арткы якта, складта. Сезне аның белән дә таныштырыйм әле. Менә бу күлмәкне киегез әле, бу сезгә бик килешә.

– Ә, менә ирем дә керде, – диде кибет хуҗасы, Диләрәне таныштырып.

– Айнур? – дип аптырап калды Диләрә.

– Кашсыз? – дип, шаккатып, күзләрен шакмакландырды Айнур.

Сатучы ханым ире өчен оялып, кызарып чыкты.

– Гафу, Диләрә, мәктәп еллары искә төште. Сиңа «Диләрә» диюгә караганда, «кашсыз» дип күбрәк әйтә идек бугай.

– Тәкъдимегез өчен рәхмәт, уйлап бетергәч хәбәр бирермен, – диде дә Диләрә кибеттән чыгып китте. Елый-елый өенә кайтты. «Кашсыз» сүзе елатмады аны бу юлы, киресенчә, юатты, көч бирде. Бу – кайгырудан елау түгел, иреккә куанып, аны татып елау иде. Ярый әле, «кашсыз» юлын үткәнмен, дип уйлады. Урамда яуган көзге яңгыр тамчылары да кыз белән бергә елады. Ярый әле Диләрә әнисен тыңлаган, каршы әйтмәгән, үзен көчсез итеп күрсәтеп талашып йөрмәгән.

Ул бит кызны элек-электән үз канаты астында, хәерле юлда йөрткән. Хәтта аны кыерсыткан Айнурны да туры юлга күндергән һәм моны Диләрәгә дә күрсәткән. Аның рәхимлелеге чиксез. Кашын да йөзенә килешлене биргән. «Кашсыз» сүзе өчен үртәлеп елаган чакларын исенә төшереп оялды кыз. Һәр адымында үз ярдәменнән ташламаган аны Аллаһ. Үртәлүле юлны үткәч, бәргәләнүләр аша күңел баегач кына моны аңлый адәм баласы.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100