news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Кассир хатын сейфтан миллионнар урлаганын камералар төшереп торган

30 яшьлек хатынны полиция эзли.

news_top
Кассир хатын сейфтан миллионнар урлаганын камералар төшереп торган

Красноярск өлкәсендәге Ачинск шәһәрендә банктан 15 миллион сум, 49 мең доллар һәм шулкадәр үк евро урлаганнар. Әлеге вакыйга видеога эләккән. Бу турыда «Вести» каналы хәбәр итте.

Офис җитәкчесе полициягә гариза язган.

Полиция белешмәсе буенча, әлеге җинаятьтә банкта эшләүче 30 яшьлек кассир хатын катнашы бар дип шикләнәләр. Урлаудан соң бу хатын югалган. Аның анасы хокук саклаучыларга шул хакта сөйләгән.

Хәзер кассирны эзлиләр. Җинаять эше ачылган. Гаебе исбатланган очракта, ун елга ирегеннән мәхрүм итүләре ихтимал, диелә хәбәрдә.


Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар