Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

"Касса яныннан тыныч кына узып киткәннәр". Казанда сумка тутырып азык-төлек урлаган егет белән кыз тотылган

Күзәтү камераларын карагач кына, сатучылар кыйммәтле товарлар югалуын аңлаган.

news_top_970_100
"Касса яныннан тыныч кына узып киткәннәр". Казанда сумка тутырып азык-төлек урлаган егет белән кыз тотылган

Казанда, кич белән соң гына, зур азык-төлек кибетендә урлау булган. Егет белән кыз сумкаларына бик күп товар тутырганнар һәм тыныч кына касса яныннан узып киткәннәр. Акча түләп тормаганнар. Бу турыда «Татарстан24» телеканалы хәбәр итте.

Кибет сатучылары фикеренчә, бу егет белән кызның азык-төлек урлавы беренче тапкыр гына түгел инде. Алар шактый оста булып чыккан. Супермаркет ябылыр алдыннан гына залга кергәннәр. Шик уятмас өчен, товарларның бер өлешен кәрҗингә җыйганнар. Калганнарын яшереп кенә сумкага тутырганнар.

Бу караклар аракы сата торган бүлеккә кереп тормаган. Алар спиртлы эчемлекләрне аеруча нык саклаганнарын алдан белгән, мөгаен.

Кәрҗингә җыйган товарларын кассада калдырып киткәннәр. Товар өчен түләргә акчабыз юк, дип әйткәннәр. Ә иң кыйммәтле товарларны сумкага яшергәннәр. Сатучылар күзәтү камераларын карагач кына, шуны аңлап алган.

Кибет хезмәткәрләре урланган товар бәясен исәпли. Егет белән кызга карата җинаять эшеме, әллә административ эш ачасымы икәне шуннан соң гына билгеле булачак.

  • Бони һәм Клайд — Узган гасыр азагында Америкада дан казанган караклар пары — егет белән кыз. Аларны кимендә егерме банк басуда, кечкенә кибетләрдә, заправкалардан урлауда гаеплиләр. Бу кешеләр аркасында кимендә тугыз полицейский һәлак булган. Карак егет белән кызны икесен берьюлы атып үтергәннәр. Бонни һәм Клайд турында кинолар төшерелгән.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100