Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Кашпировский кайтты: СССРның иң танылган экстрасенсы хәзер «тылсымлы тоз» белән дәвалый

news_top_970_100
Кашпировский кайтты: СССРның иң танылган экстрасенсы хәзер «тылсымлы тоз» белән дәвалый
Фото: SHOT телеграм-каналы

Совет чоры телеэкраннары «йолдызы», экстрасенс, гипнозчы Анатолий Кашпировский эшчәнлегенә кайтты һәм янәдән кешеләрне вербовкалау белән шөгыльләнә башлады. Бу хакта SHOT телеграм-каналы хәбәр итә. СССРның танылган тылсымчысы зарядланган су сатуны үткәндә калдырган, хәзер ул тылсымлы тоз тәкъдим итә икән.

6 сәгатьлек телевизион эфир вакытында 10 миллион кешене дәваладым, дип ышандыручы гипнозчы янәдән хезмәтләрен актив рекламалый башлады. Экстрасенс гөнаһлы бәндәләрне барлык бәлаләрдән арындырырга вәгъдә итә.

Чәч агарудан, яман шештән, балага уза алмаудан дәвалау процедурасы һәм ябыгу өчен өшкерү – барысы да бер чама уза. Башта «дәвалаучы» ярдәм өмет итеп килгәннәр белән сөйләшә, ә аннары егермеләп кешене идәнгә сузып сала. Аерма гипнозчы әйтә торган сүзләрдә генә: ябыгу өчен, мәсәлән, Кашпировский «күзгә күренми торган ачкычлар тага һәм гайкалар борып куя», ә йөрәк тибеше нормада булсын өчен «күзгә күренми торган югарылыкка күтәрелергә ярдәм итә». Мәскәүдә узган беренче очрашуларның берсенә 300гә якын кеше килгән.

Күрү сәләтен кайтару процедурасы аеруча үзенчәлекле: монда күзләрне йомып, 5 минут дәвамында Александр Малинин җырларын тыңларга туры килә. Әгәр белмәгән булсагыз, «Ночь светла» җыры ерактан күрмәү, якыннан күрмәү һәм катарактадан дәвалый. Әмма, тулысынча дәваланып бетү өчен, рәттән 4 сеанс үтәргә кирәк.

«Тылсымлы» очрашуларның берсе 3500 сумнан 9000 сумга кадәр тора. Экстрасенсның игътибары фәкать сезгә генә юнәлтелгән булуын теләсәгез, шәхси орашуга килергә була. Мондый сеансның бәясе инде 25 000 сум була.

Кашпировскийга нигездә илнең төрле төбәкләреннән килүче 40 яшьтән өлкәнрәк кешеләр мөрәҗәгать итә. Тылсымчыга чын күңелдән ышаналар, билетларны алдан ук сатып алып бетерәләр.

SHOT телеграм-каналы ачыклаганча, Кашпировский, Мәскәүдә яңа сеансларын үткәреп, 4 көндә якынча 6 миллион сум акча эшләгән. Анатолий инде Санкт-Петербургта да очрашулар булачагын анонслады.

Сүз уңаеннан, 85 яшьлек гипнозчы үзенең мерчы ярдәмендә дә акча эшли: тылсымлы тоз, сеанслары яздырылган дискларын, афоризмнары тупланган китапларын, үзенең фотосурәтләрен һәм хәтта җырлары яздырылган флешкаларын сата.

Фото: SHOT телеграм-каналы

Фото: SHOT телеграм-каналы

Кашпировский «тылсымлы» бизнесын рәсми рәвештә үз исеменә теркәмәгән. Экстрасенсның төп ярдәмчесе һәм хатыны, 65 яшьлек Гөлизәр Чалбашева исемендә дә берни юк.

Гөлизәр Чалбашева (экстрасенсның хатыны)

Фото: SHOT телеграм-каналы

Гипнозчы һәм аның ярдәмчеләре барыннан да бигрәк тере акча белән түләгәнне ярата. Очрашуга кергән чакта һәр кунакка бераз акча салып кереп китәргә тәкъдим итәләр. Күрәсең, бу – күрәзәче «пациентларының» чирләрен ачыграк күрә алсын өчен кирәк, бер уңайдан «сәләтләре» белән эшләгән акчалары турында хисап тотмаска да әйбәттер.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100