Күп еллар Тинчурин театрында баш режиссерлар булып эшләгән данлыклы династия - Кәшифә Җамалетдин кызы Тумашеваның кызы, Равил Рәхим улы Тумашевның сеңлесе Зөмәррә Рәхим Кызы Халитова бүген, 17 сентябрь таңында вафат булган. Бу турыда театрның социаль челтәрдәге сәхифәсендә хәбәр иттеләр.
Зөмәррә Халитовага 5 сентябрьдә 100 яшь тулган. Зөмәррә кечкенәдән җырлый, бии, спектакльләргә йөри, әнисенең иҗатташ дуслары – Муса Җәлил, Һади Такташ, Гадел Кутуй, Салих Сәйдәшевлар белән аралашып үсә. Зөмәррә Халитова КДУның тарих факультетын һәм КДПИда аспирантураны тәмамлый.
Тормышында төп казанышларының берсе 4 бала тәрбияләп үстерүне саный. Ике улы – архитекторлар, Нияз Халитов – Кремльне реконструкцияләүдә, Кол Шәриф мәчетен төзүдә зур өлеш кертә (ул арабызда юк инде), Айрат Халитов – рәссам, Казанның 1000 еллыгына логотип ясаган шәхес, Санкт-Петербург шәһәрендә, кызы Канадада яши, улы Ринат Халитов – рәссам, әнисенең янәшәсендә, аның ышанычы, тәрбияләүчесе булды.
Зөмәррә Рәхим кызының һөнәри тормышы шулай ук татар әсәрләрен, Г.Тукай мәсәлләрен тәрҗемә итү, «Казанские истории» газетасын чыгару, «Вечерняя Казань» газетасында эшләү белән бәйле. Соңгы вакытта улы Нияз Халитовка багышланган китап язу белән шөгыльләнде. Олы яшьтә булуына карамастан, актив тормыш алып барды, фатирында изо-студия оештырып, теләүчеләрне рәсем ясарга өйрәтте. Төп максаты итеп үз үрнәгендә өлкән яшьтәге кешеләрне илһамландыруны санады һәм 100 яшьтә дә кызыклы итеп яшәргә мөмкин икәнен күрсәтте, диелә хәбәрдә.
- 2024 елда ул «Интертат»ка интервью биргән иде: 97 яшьлек Зөмәррә Халитова: «Мин әле яшим. Җирдән атлап йөрим. Улым турында китап язам»