Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

«Кәшифә шок кичерә» – Данир Сабировның хатыны Миләүшәне чәчәккә күмгәннәр

news_top_970_100
«Кәшифә шок кичерә» – Данир Сабировның хатыны Миләүшәне чәчәккә күмгәннәр
Фото: © Рамил Гали, "Татар-информ"

Юморист Данир Сабировның хәләл җефете Миләүшә туган көнен билгеләп үтте. Артист хатынын чәчәккә күмгәннәр. Видеода күренгәнчә, тәрәзә төбе дә, веранда да чәчәк белән тулган.

«Бу чәчәкләрне урнаштырып бетерәсе бар. Әйеме, кызым. Кәшифә (мәче) шок кичерә. Минем букет кая?» – дип сөйли, бик күп чәчәк букетларын күрсәтеп, Данир Сабиров.

«Бу – уртак букет, минем идея иде ул. Миңа бүләк иткәннәр кебек шатланам», – ди артистның олы кызы Мәрьям, бер кочак роза гөлләмәсен әнисенә биреп.

«Бу чәчәкләрне тамашачылар бүләк иттеме, әллә хатыныгызның туган көненә бирделәрме. Менә шушы сорау тынгылык бирми»;

«Күз яшьләре миндә… Бәхеттән! Кеше бәхетенә дә шулкадәр сөенәм»;

«Бу чәчәкләрне түгәргә «КамАЗ» кирәк булачак»;

«Шулкадәр кая инде?»;

«Сөбханаллаһ», – дип язучыларга: «Бу чәчәкләрне ире белән балалары, дуслар, туганнар, реклама бирүчеләр һәм тамашачылар бүләк итте. Ул ел дәвамында күп кешенең туган көненә чәчәкләр бүләк итәргә ярата һәм үз туган көнендә дә чәчәкләргә күмелә. Гомумән, ул чәчәк бирүдән һәм чәчәк алудан ләззәт ала», – дип җавап биргән Данир.

Артист хатыны үзе дә чәчәк исемен йөртә һәм чәчәкләрне дә бик ярата. Бу хакта Данир Сабиров социаль челтәрдәге сәхифәсендә сөйләгән иде. «Бәйрәмдәме, гадәти көндәме, ул үзенә ошаган чәчәк гөләмәсен сайлап ала да, курьер китереп биргәч, «бар, кешечә алып кереп бүләк ит инде» дип, мине чыгарып җибәрә», – дигән иде артист.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100