news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Кашлар коела башласа ни була?

Моны королева Анна синдромы дип атыйлар.

news_top
Кашлар коела башласа ни була?
https://pixabay.com

Кешеләр олыгая башлагач, кашларның өчтән бер өлеше коелырга мөмкин. Бу королева Анна синдромы дип атала. Аның сәбәпләре төрле, күпчелек очракта калкансыман биз эшчәнлеге белән бәйле була. Бу турыда «Челнинские известия» яза.

Калкансыман биз гормоннары җитешмәсә, йөрәк, ашкайнату системасы эшчәнлеге бозыла, депрессия, төнлә хырылдау һәм башка авырулар барлыкка килергә мөмкин.

Калкансыман биз гормоннарына гади генә анализ һәм эндокринологка мөрәҗәгать итү моның сәбәпләрен ачыкларга ярдәм итә.

Гипотиреоз — бу диагноз шактый еш очрый, аны дәвалау күпчелек очракта уңышлы була. Авыруны тиз арада ачыклау һәм дәвалау хәерле, диелә хәбәрдә.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар