Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Каш һәм керфекләрне ничек тәрбияләргә

Кеше йөзендәге кашлар һәм керфекләр, иң беренче чиратта, күзләрне җилдән, тузаннан саклый. Табигать аларны шуның өчен яраткан. Димәк, кашлар һәм керфекләр һәрвакыт чиста булырга тиеш.

news_top_970_100
Каш һәм керфекләрне ничек тәрбияләргә
  1. Күзләрне кул белән ышкырга ярамый. Ышкыганнан соң, алар ялкынсынырга мөмкин. Вакыт-вакыт күзләрне ромашка төнәтмәсе белән юып алу файдалы. Болай эшләгәндә зарарлы микроблар һәм бактерияләр үрчү өчен җирлек калмас.

  2. Каш һәм керфекләрне үстерү өчен касторка мае файдаланып була. 30 г касторка маена 15 г көнбагыш мае, 5 г камфара мае салып, эремә ясарга кирәк. Бу эремәне каш һәм керфек бөртекләре төбенә сылап кую файдалы. Моны кич ятар алдыннан эшләргә һәм йокыга киткәнче кәгазь салфетка белән сөртеп алырга кирәк.

  3. Кашларга компресс ясап, төкләрне ныгытырга була. Моның өчен көнбагыш маен җылытып, мамык тампонны чылатырга һәм кашларга куеп торырга кирәк. Тампон өстенә пергамент йә кәгазь салфетка куеп торсаң, яхшырак. 20 минуттан кашларны җылы су белән юып, дымлы салфетка белән сөртеп куярга кирәк.

  4. Кашларны көн саен тарарга кирәк. Кашлар өчен аерым тарак тоту яхшы.

  5. Кызлар еш кына каш формасын үзгәртергә ярата. Ә бит табигать барысын да алдан уйлап эшләгән. Һәркемнең бит формасына карап, кашлары урнаша. Шуңа күрә, каш формасын үзгәртергә уйлаган очракта, аның табигый формасы эзен сакларга тырышырга кирәк. Кашларны җылы ваннадан, мунчадан, компресстан соң, үсү уңаена таба йолку хәерлерәк. Шул очракта бик авыртмас.

  6. Кашларны кырырга һич ярамый. Чөнки кырган урында төкләр катырак һәм куерак булып үсәчәк. Шуңа күрә махсус пинцет белән йолку яхшырак.

  7. Бик киң булып үскән кашларны аскы яктан йолкып, күзне “ачып” җибәрсәң, матуррак була. Тоташып үскән кашлар да хатын-кыз йөзен караңгыландыра.  Аларны борын турыннан бераз йолкып, аерып җибәрү кирәк. Кашларны өске яктан йолкымыйлар. Шулай ук кашлар симметрияле булмаса, йөзне кыйшайтып күрсәтәчәк.  Кашлар аска таба төшсә, кешенең йөзе моңсу булып күренә. 
  8. Күзләр зуррак булган саен, кашлар да киңрәк булырга тиеш.

  9. Каш төсе чәчтән аз гына карарак булса, матур. Кашны кап-кара итеп буяу сәерлек өсти, кешене олыгайтып күрсәтә. Кашларны һәм керфекләрне буяганда, химик матдәләр күзне ялкынсындырырга мөмкин. Белгечләр, кашларны махсус карандаш белән җиңелчә генә буяу яхшырак, дип исәпли.
  10. Карандаш төсе чәч төсенә карап сайлап алына. Кара чәчкә - кара, җирән чәчкә - караңгы-көрән, сары чәчкә - көлсу-көрән карандаш файдаланырга кирәк. Бик ачык җирән чәчле кызлар җирән-көрән төсле карандаш белән дә кашларын буяп куя ала. Бу аларга килешәчәк.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100