Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

«Карындагы баланың авыруын ачыкламаганнар». Баласы үлгән гаиләгә хастаханә 1,4 млн түли

news_top_970_100
«Карындагы баланың авыруын ачыкламаганнар». Баласы үлгән гаиләгә хастаханә 1,4 млн түли
https://pixabay.com/

Пермь шәһәрендә яңа туган сабый үлгән өчен, хастаханә баланың гаиләсенә 1,4 млн сум түлиячәк. Бу турыда «АиФ» хәбәр итте.

Баласы үлгән хатын сүзләренчә, сабыйны алар бик көтеп ала, йөклелек җиңел уза. Хатын перинаталь үзәктә бала тудырырга тиеш була, тик, коронавирус аркасында, аны Гайвин бала тудыру йортына җибәрәләр.

2020 елның 4 июнендә бу хатын ир бала тудыра. Берникадәр вакыт узгач, баланы имезергә китерәләр. Әни кеше баласының ашамавын сизеп ала. Ул табибларга сорау бирә, аңа «шулай була» дип җавап бирәләр.

Шул ук көнне кич белән баланың үзен начар хис итүе ачыклана, анда пневмония дип шикләнәләр.

8 июньдә баланың йөрәге туктый, табиблар аны реанимацияли, сабый 10 июньдә вафат була. Үлем сәбәбе – карындагы пневмония аркасында полиорганик җитешсезлек. Карындагы пневмонияне бала тудыру йортында ачыкламаганнары билгеле була.

Баласы үлгән гаилә үз акчасына экспертизалар уздыра. Аның нәтиҗәләре буенча, медицина ярдәме күрсәткән чакта хаталар ясалган. Белгечләр фикеренчә, сәбәп-нәтиҗә бәйлелеге булмаса да, мораль зыян өчен акча түләтү буенча нигез бар. Шулай итеп, суд «баланың ата-анасына хастаханә 1,4 млн сум компенсация түләргә тиеш» дигән карар чыгара, диелә хәбәрдә.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100