Россиядә 2026 елның 1 июленә картлык буенча иминият пенсиясенең уртача күләме аена 27 224 сум тәшкил иткән. Бу узган елның шул ук чоры белән чагыштырганда якынча 2,1 мең сумга күбрәк. Бу хакта Россия Социаль фонды мәгълүматларына сылтама белән «РИА Новости» хәбәр итә.
Бер ел элек, 2025 елның 1 июлендә, эшләүче һәм эшләмәүче пенсионерлар өчен картлык буенча уртача пенсия 25 098 сум булган.
Шул ук вакытта пенсия күләме пенсионерның эшләү-эшләмәвенә карап аерыла. Эшләүче пенсионерлар аена уртача 24 929 сум алса, эшләмәүчеләрнең уртача пенсиясе 27 850 сум тәшкил итә.
Картлык буенча иминият пенсиясе Россия гражданнарына тиешле яшькә җиткәч билгеләнә. Аны алу өчен шулай ук кирәкле иминият стажы булырга һәм җитәрлек күләмдә пенсия коэффициентлары (пенсия баллары) тупланырга тиеш.