news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Картлар йорты янында самолет төшкән

news_top
Картлар йорты янында самолет төшкән
«База» телеграм каналы

Америкада картлар йорты янында парковкага самолет төшкән. Бу хакта «База» телеграм-каналы яза.

Якынча мәгълүматлар буенча, Пенсильваниядә кечкенә самолет торак комплекс һәм картлар йорты янында һәлакәткә юлыккан. Зыян күрүчеләр бар.

Һәлакәт җирле вакыт буенча 15:00 сәгатьләр тирәсендә булган. Фаҗигадән соң янгын чыккан.

Якынча мәгълүматлар буенча, самолет Ланкастер аэропортыннан 15:15 сәгатьтә очып китә, тик шундук диярлек идарәне югалта һәм җиргә төшә. Бортта 5 кеше булган. Әлегә фаҗига сәбәбе билгеле түгел.

Соңрак интернетта чыккан язмага караганда, очучы диспетчерларга, самолетның ишеге ачык булу сәбәпле, кире аэропортка кайтырга кирәклеген әйткән.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар