Картлар йорты тормышы: анасын 25 елдан тапкан бала, әтисен җирләүдән баш тарткан егет
Интернат-йортта яшәүче бик күп ялгыз җаннар якын кешеләрен хәтерләрендә саклый. Әмма азлары гына эзли. Монда кайсы гына кешене алсаң да, язмышы тулы моң-зар.
Үз кешең! Нинди генә булса да, аның белән күрешү тансык. Интернат йортында яшәүче бик күп ялгыз җаннар да үз якын кешеләрен хәтерләрендә саклый. Әмма азлары гына эзли. Бу хакта «Шешминская новь» сайтына Ольга Иванова яза.
Мөгаен, кайчандыр тормыш үзләреннән аерган, инде зур үскән балаларына авыр йөк буласылары килмидер. Кайсыдыр тәрбияләмәгән, ә кемдер җиңеп чыгалмаслык каршылыклар аркасында арадагы элемтәне югалткан. Интернат-йортында төрледән-төрле хикәятләр күп ишетергә була. Кайсы гына кешене алсаң да – язмышы тулы моң-зар.
– Алар үзләре якыннарын эзләргә атлыгып тормый, – ди интернат-йорт хезмәткәре Гүзәл Мостафина. – Чөнки хәзерге халәтләре сагайта. Якыннары аларны мондый хәлдә кабул итмәс дип куркалар. Алар безгә әйбәт рәхәт тормыштан килеп эләкмәгән бит инде. Кайчандыр аларның якыннары булган бит. Нишләп, алайса, булышмаганнар?
Улы әнисен 25 елдан соң тапкан
78 яшьлек Галина Руслина һәрчак көр күңелле. Интернат-йортта инде 15 ел яши. «Хәлләр ничек?» – дигән сорауга һәрвакыт: «16 яшьлек кызларныкы кебек!» – дип җавап бирә. 2 ел элек урын өстенә яткан, шулай да һәр көн иртән күзләрен, иренен буйый, кершән сөртә. Элек ул кибеттә сатучы булып эшләгән, кеше янына чыкканда «чибәрләнеп чыгу» – аның өчен еллар буе өйрәнелгән гадәт тә, ихтыяҗ да.
– Бик позитив кеше, төрле бәйгеләрдә актив катнаша, җырлый иде. Без аңа улын табарга тәкъдим иттек. Күңеленнән теләсә дә, ул һәрвакыт: «Кирәкми!» – дип җавап бирә торган иде. Мин бу эшкә тәвәккәлләдем һәм уңыш! «ВКонтакте» социаль челтәре аша бер улын таптым. Ул шулкадәр сөенде: «Без бит аны югалткан идек! Мин киләм!»
Яшьлек юләрлеге белән улының ирегеннән мәхрүм итү урынына эләгүгә барып тоташа аларның аерылу тарихы. Галя апа ирен җирли, соңыннан икенче иренең туган ягына китеп бара. Улы белән элемтә өзелә. Соңыннан билгеле булганча, улы кайткан, акылга утырган, өйләнгән һәм озак вакытлар әнисен эзләп табарга тырышкан.
Галя апа очрашуга матур итеп киенде-ясанды. Ул әле һаман да матур күлмәкләр ярата, төймә тага, иннек – мәҗбүри атрибут. Хәтта хәзер урын өстендә ятканда да туган көнен бик матур эшләпәдән, алкалардан каршылый.
Улын күрде дә еларга тотынды, без дә кушылып елыйбыз. Улы да, ир-ат булса да, тыела алмады. Ул очрашуда шундый эмоцияләр! Улы шундый йомшак күңелле, шәфкатьле. Хатыны белән әнисе янына килеп йөри башлады, 3-4 ай килеп йөрде. Әнисен алып китәргә теләгән иде, Галя апа үзе каршы килде: «Кыенлык китерәсем килми, һәркайсыбызның үз тормышы көйләнгән инде. Бармыйм», – диде.
Ләкин бервакыт авыр кайгы килде: улын җирләве турында хатыны хәбәр итте. Галя апа бу хәбәрне бер күз яше чыгармый кабул итте. Кыя шикелле, бер хәрәкәтсез утырды, дәшмәде. Күңелендә ниләр кайнагандыр, кемнәр белсен? Ул – үзенең бар кичерешләрен эчендә тота, тышка чыгармый, истерика ясамый торган кешеләрдән. Бу хәлләрдән соң тиздән ул урын өстенә ятты, хәзер тора да алмый. Ләкин тышкы кыяфәтен тәртиптә тоту – аның өчен элеккечә изге эш.
Ни чәчсәң – шуны урырсың
– Барысы да үзләренең балаларын, якыннарын беләләр, хәтерлиләр, эчтән генә аларны табарга телиләр, – дип, безнең әңгәмәгә интернат-йорт директоры Зәлинә Лизунова кушылды. – Мәсәлән, Р. һәрчак үзенең бертуганының улларын искә төшерә иде, җыелган акчаларын аларга бирергә хыялланды. Табарга өлгерми калдык – үлде. Башка берәү хәзер улына дип акча җыя, улы аның турында берәр вакыт исенә төшерер, дип хыяллана. Өченче берсе кызы турында, Елена Прекрасная турында сөйләгән шикелле, горурланып һәм сокланып сөйли. Кызы С. аны үзе эзләп тапты, килде, алып китәргә теләгән иде. Ләкин әнисенең «яшел елан»га битараф булмавын белгәч, кире уйлады. С.ны туган авылына алып киткәннәр иде, анда аның танышлары күп әле. Ләкин очрашу артык «җылы» үткән – зарарлы гадәте аны хурлыкка калдырган. Соңыннан социаль челтәрләрдә аның апасы белән дә, оныгы белән дә языштым мин, ләкин берсе дә алырга тәвәккәлләмәде. Өлкән яшьтәге хатынга кызы һәм якыннарының аның белән аралашырга теләмәвен белү бик авыр. Ләкин, кем әйтмешли, ни чәчсәң – шуны урырсың. Кызын үзе тәрбияләмәгән, нишләп әле, картайгач, кызы аны карарга тиеш? Хәер, һәр очракта да монда бик нечкә чик ята, һәм ни тегесен, ни монысын гаепләргә беркемнең дә хакы юк.
Якын кешеләрне тормыш аерган
Рәшит «бомжатник»тан килде, ниндидер сәбәп белән фатирыннан колак каккан. Элекке хәрби. Анда яман шеш иде, күз алдында сүнде. Улын табуны үзе сорады. Аны өлкән шәфкать туташы Вера Вәлиуллина социаль яклау бүлеге аша тапкан һәм, әтиегез үләргә ята, сезне күрергә тели, дип әйткән. Улы шундук, бу хакта белгәннең икенче көнендә үк, үзенең улы – Рәшитнең оныгы белән килгән.
– Җитеш, мул тормышта яшәгән кеше икәне күренеп тора, затлы машинада, – дип сөйли хезмәткәрләр. – Әтисе белән сөйләштеләр, күчтәнәчләр бирделәр. Әтисе улыннан кичерү сорады, кайчандыр ул аны әнисе белән икесен ташлап киткән булган. Улы киткәч, бәхиллек алып, күңеле җиңеләйгән Рәшит тә берничә көннән үлде. Якыннарына хәбәр биргәч, улы әтисен күмүдән баш тартты, аның өчен әтисенең бер юньле әйбер дә бирмәвен әйтте. Ни әйтсәң дә, эмоциональ бәйләнеш юк, әтисе тормышта чит-ят булган, үлемнән соң да шулай калган. Әмма әтисе өчен ул иң мөһимен эшләде – гафу итте.
– Соңгы тапкыр күрү, тәүбә итү, кичерү һәм якыннарыннан бәхиллек сорарга әзер булганнан соң, эзли башлыйлар. Ләкин соңлап тәүбәгә килү аркасында соңга калырга да мөмкин: үлгәч, беркемгә дә беркем алдында да тәүбә итеп булмаячак.
Бер-берләрен таптылар
Башка кешеләргә ташлап калдырган балалары районда яши һәм әти яки әниләре белән аралашмыйлар. Мәсәлән, Н. үз авылында алтын куллы эш остасы булып танылган. Комбайнда да эшләгән, чәчкечләр дә ремонтлаган. Әмма исерткеч ярату аны юкка чыгарган. Аяксыз калган (өшеткән), торагыннан, бар әйберсеннән колак каккан.
– «Кайнар нокталар»ның берсендә катнашкан. Табигате белән ул аралашучан, бик ачык. Бик оста сөйли, артист инде. Тыңларга әзер колак булса, төне буе да сөйләргә мөмкин, – дип елмая хезмәткәрләр.
Н. монда тугандаш җан, соңгы мәхәббәтен тапкан. Үзе инвалид коляскасында хәрәкәтләнә, тегесе – дөм сукыр. Әмма бергә – алар бәхетле. Галя апа күрмәсә дә, ориентлаша белмәсә дә, озак еллар дәвамында үз-үзен карау гадәтен саклый. Бит һәм кул кремнары, дезодорант һәм хушбуй – һәрчак аның өстәлендә. Белемле, күп укыган, интеллигент ханым. Интернат-йортка гаиләсендәге фатир мәсьәләсе аркасында килеп эләккән. Мендәре астында улының телефоны язылган, күпне күргән кәгазьне озак саклаган, «Маратка шалтыратыгыз!» – дип сорый торган булган. Улы вертолет заводында җитәкче вазифасында эшләгән икән. Бервакыт интернат-йорт хезмәткәрләре аның үтенечен канәгатьләндерә.
– Трубканы киңәшмә вакытында алды. «Исәнмесез, бу – Яңа Чишмә картлар интернат-йорты. Әниегез сезнең белән сөйләшергә тели». Озын пауза, аннан алҗыган тавыш: «Ярый, бирегез!» Галя апа ул вакытта пенсия алмаган иде әле. «Марат, минем берәр тәмле әйбер ашыйсым килә, прәннекме шунда, чәй янына берәр әйбер алып кил я җибәр әле!» – дип сорады. Улы бераз сүзсез торды, аннары: «Ярый, мин сезгә җибәрермен», – дигән кыска җавап ыргытты. Соңыннан аның белән күпме генә элемтәгә керергә тырышсак та, җавапка кыска гудоклар гына ишетелде. Ә 2-3 айдан аның хатыны шалтыратты һәм Маратның үлгәнен хәбәр итте. Нәрсә бу? Аллаһ җәзасымы?
Үзебезнекеләрне ташламыйбыз
– Безнең районнан монда яшәүчеләр күп, һәр авылдан диярлек бар: Зирекле, Волчья бистәсе, Черемухово, Красный Октябрь, Акбүре һ.б. Үзләренекенең хәлен белү ягыннан иң активы – Шахмай авыл җирлеге башкарма комитеты. Аннан килсәләр, бүләкләр белән керми калмыйлар. Ә тегеләре һәр юлы күңелләренә тулышкан хисләрдән елый. Алар бит япа-ялгызлар, аралашуга бик мохтаҗлар.
Ул күренешкә мәкалә авторы да Чаллы Башы авылы мәдәният йортында интернатка хәйрия концерты вакытында шаһит булды. Инвалид креслосында утыручы әби, яңа носкиларны күкрәгенә кыскан да, авылдашлары кочагында тавышсыз гына елый. Ә тегеләре аны башыннан сыйпый, матур сүзләр әйтәләр. Барысының да күңеле тулышкан.
– Хәзер картлар һәм инвалидлар өчен мондый йортлар булуы бик әйбәт, – дип уфтана концертта чыгыш ясаган «Талир тәңкә» ансамблендә катнашучы. – Борынгыдан безнең һәм башка татар авылларында шундый гореф-гадәт булган: ялгыз чирлеләрне һәм картларны беркайчан да язмыш кочагына ташламаганнар. Чират буенча өйдән-өйгә йөрткәннәр, аларның тамагы тук, өс-башы чиста йөргән һәм үзен җәберләнгән дип хис итмәгән. Бөтен кешеләргә дә, бер-берегезне, якыннарыгыз, туганнарыгызны саклагыз, чөнки, мондый хәлгә калмам дип, берәү дә гарантия бирә алмый, дип әйтәсем килә.
Ольга Иванова