Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Картлар йорты

news_top_970_100
Картлар йорты
Фото: © «Татар-информ», Михаил Захаров

Фәүзәт карт Сәлимә карчыкка беренче көнне үк күз салды. Кай ягы беләндер вафат карчыгын – Нәфисәсен хәтерләтә иде ул. Чәпчеп бармый, әз-мәз сүзен дә уйлап кына әйтеп куя. Бигрәк тә күзләре моңсу иде Сәлимә карчыкның, бик моңсу.

Монда ул өченче ел яши икән инде. Нинди язмышлар белән килеп эләккәнен дә, үзе сөйләп бармагач, белүче юк аның. Менә көнгә чыкса, тик күрәсе генә килеп тора бит үзен. «Мәхәббәтсез яшәп булмый олыгайган көндә дә», – дип җырлыйлар бит җырда да.

Сәлимәне күрсә, яшәреп киткәндәй була, аркасын турырак тотарга тырыша. Хәтта берәр батырлык эшлисе килә башлый. Эх, менә житәкләшеп авылга гына кайтып китәсе иде дә бит аның белән… Тик кая кайтсын?!

Фәүзәт ул темага сүз башласа да, Сәлимә сүзне икенчегә борып жибәрергә тырыша… Шушы тормышына күнгән инде ул, күрәсең… Карчык яныннан чыккач, карт коридор буйлап арлы-бирле йөренде дә үз бүлмәсенә юл алды…

Кереп, бүлмәдәше Андрей бабай белән сөйләшеп утырырга исәбе бар иде барлыгын, тик тегесе йоклый икән инде. Фәүзәт бабай да чишенеп урынына менеп ятты. Бик озак йоклап китә алмый әйләнгәләде дә әйләнгәләде, тәрәзәдән төшкән утларга карап ятты да ятты...

«Пожаар!...Пожаааррр!»

Төн уртасында шул тавышка уянды. Тиз генә ишеккә омтылды. Ишекне ачып жибәрүгә бүлмәгә төтен бәреп керде. Коридорның теге башын коточкыч ялкын чолгап алган да дөрләп яна.

Кап-кара төтен коридор түшәменә сарылып, борхылдап, бу якка таба ага. Фәүзәт Андрей бабайны дер селкетеп уятты да, Сәлимә карчыкның бүлмәсенә таба йөгерде. Үзе ишекләрне шакып, «пожар ...пожар» дип кычкыра-кычкыра барды. Карчык та инде хәлне аңлап алган – чыгарга килә иде. Фәүзәт бабай аны кулыннан житәкләп алды.

Коридорга чыккач, кая барырга белми аптырап калдылар. Тиз арада төтен эчендә берни дә күренми башлады… Тик тегендә-монда йөгерешкән карачкылар сыман, кеше гәүдәләре. Кайдадыр шартлап пыяла ярылганы, нидер ауганы, аңа кушылып, пожар машиналарының сирена тавышы ишетелә. Кычкырыш… шау-шу...

Түбән катка төшә торган ишек, никтер, бикле булып чыкты. Картлар инде идәннән мүкәйләп баралар, тик кая барганнарын да белмиләр, чөнки төтен инде бөтен дөньяны каплап, күзләрне ачыттыра, тамакка сылаша. Күпләрнең төтенгә тончыгып буылып ютәлләгәне ишетелә...

«Фәүзәт, Фәүзәт» дип кемнеңдер дәшүенә бабай күзләрен ачты. Караса, каршында Нәфисәсе тора…

Бәй, син каян килеп чыктың монда? – дип аптырый карт. – Кайда йөрдең син?… Ник мине ташлап киттең син, Нәфисә?.. Миңа бик кыен булды, син киткәч бик кыен булды. Киттең дә бардың, шулай ярамый бит инде. Гомер кичкән картыңны ташлап!.. Ходайга шөкер, кайттың… Башка алай ташлап китмә мине, яме, берүк ташлама… Мин бит сиңа алама ир булмадым, Нәфисәм… Кара әле син һаман да яшьсең, матурсың!.. Йортыбыз да матур бит, яшәмәслек түгел. Үткән жәй стеналарын буядым, син кайтырсың дип буядым. Белдем мин синең кайтырыңны, белдем. Миннән дә яхшыны каян таба аласың әле. Ник дәшмисең, Нәфисәү? Кайда яшәдең, кайда йөредең, жанкисәгем?.. Без бит бик бәхетле яшәдек синең белән, шулай бит, бик матур яшәдек. Исеңдәме улыбыз туган көн?Аның үзенең улы – оныгыбыз инде минем буе бит хәзер. Син беләсең бит инде аны, компьютер уйнарга ярата ул, һаман шул компьютер артында утыра инде… Сөйләшеп тә бармый бик... Нишләптер, алар икенче хәзер, безнең кебек түгелләр алар, Нәфисә. Кызлар кырына да йөрми бугай ул... Без андый түгел идек бит… Таң атканчы кочаклашып утыра идек, Сөләй күле буенда, исеңдәме?.. Бер минутка да чыгасым килми иде кочагыңнан, Нәфисәм!... – дип саташты Фәүзәт бабай.

Фәүзәт абый.. Фәүзәт абый.. күзегезне ачыгыз әле… Фәүзәт абый.. Хәлегез ничек?

Нәфисәсе белән сөйләшүгә комачаулаган өчен, бу кешегә бик нык ачуы килде картның. «Сез кем?», – диясе иде каты итеп, тик тамагыннан тавышы чыкмады. Яп-якты бүлмәдә ята икән ул. «Ожмахмы соң әллә бу? Нәфисәсе кая булды соң әле аның?» дигән уйлар басты картны. Ак халатлы егет кеше аңа таба иелгән дә беләгенә кадалган шприцны жайлап маташа. Бабай әкрен генә аңына килә барды. Тәрәздән яктылык төшә.

Пожар... Димәк, ул исән. Егет, бабай янында бераз басып торды да, «кулыгызны кузгалтмагыз, яме» дип, зур-зур атлап чыгып та китте.

Пожар! Төтен тулы коридордан башка, берни дә хәтерендә калмаган аның. Кем коткарган, кем дәваханәгә китергән аны?.. Нәфисәсе белән күреште… Ул килдеме янына, әллә карт үзе аның янына барып килдеме?… Ә Сәлимә… Сәлимә карчык исәнме икән?.. Ул соң кайда икән?

Система куеп чыгып киткән егет бераздан яңадан керде. «Улым, Сәлимә исәнме икән?» – диде Фәүзәт бабай, чак-чак телен кыбырдатып. Тик тавышы чыкмады. Егет иелә төште. «Сәлимә», – дип, чак-чак кабатлый алды бабай.

«Исән, исән, – диде егет. – Күрше палатада ята Сәлимә апа. Бар да яхшы, тыныч булыгыз» .

Кичкә улы Фаяз килеп житте: «Гафу ит инде мине, әти, – диде ул, әтисенең кулларыннан сыйпап. – Башкача бернинди йортка да бармыйсың, үзебездә генә торырсың».

Бу төнне картлар йортында 21 кешенең янып үлгәнен белеп, Фаяз нык тетрәнгән иде. «Юк, улым, авылга кайтып китәм мин, – диде карт. – Авылдашлар ташламас әле. Гомерем буе колхозга эшләдем, персидәтел бер почмак бирер миңа, бирәчәк ул, беләм, әйбәт малай ул, кешелекле… Калган гомерем өч кенә көн булса да, авылга кайтып үләм...»

Әти, – диде Фаяз. – Үз йортың да исән-сау бит синең, сатмадым бит мин аны, бары тик сине ялгыз яшәтәсе килмәгән иде бит безнең, әти…

Бу хәбәрдән бабай торып ук утырды. Шатлыгыннан, калтыранган куллары белән улын кочып ук алды. Күзеннән шатлык яшьләре битендәге буразналар буйлап тәгәрәп төште... «Аллага шөкер болай булгач, Аллага шөкер!» – дип кабатлады ул, жиң очы белән күзләрен сөртеп.

Дәваханәдә 10 көн ятты алар. Бүген Фәвис улы килеп алырга тиеш Фәүзәт бабайны. Инде әтисенә кирәк булырдай әйберләрне, азык-төлеген төяп куйган ул машинасына. Сәлимәнең улы гына килмәде. Кичә картлар йортыннан килгән кеше карчыкны башка йортка күчерәчәкләрен әйтеп китте…

Менә алар дәваханә ишек алдындагы эскәмиядә утыралар. «Әйдә минем белән авылга, – ди Фәүзәт, инде ничәнчегә карчыкны үгетләп. – Ничә ел гомеребез калган, бергә яшик! Әле көчем бар минем яшәргә, син курыкма гына. Ышан гына миңа… Сәлимә!»

Ниһаять, ризалык белдереп, карчык кыюсыз гына баш какты...

Бакчадагы матур гөлне, салкын көзләр башлана дип,
Чүлмәккә күчерделәр...
Әле гомере бетмәгән дип, яфраклары кипмәгән дип,
Саф сулар «эчерделәр»...

Ашламалы җир салдылар, чәчәкләре шиңмәсен дип,
Төсләре уңмасын дип...
Таҗларына су бөрктеләр... яңгырларны сагынудан
Бик моңсу булмасын дип.

Әнә шулай утырды гөл, якты, ләкин бик тә моңсу,
Ап-ак тәрәз төбендә...
Өй бик матур, тик тәрәзәдән бакча түгел, урман түгел,
Тик таш йортлар күренә.

Саргайды ул унбиш көндә, җирсенепме, юксыныпмы
Өзелгән тамырларын...
Кешене дә карт көнендә үз өеннән аермагыз,
«Йолыкмагыз», җаныйларым!

Тәмам.

Гөлфия Гаян

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100