Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

«Картайганчы баласыз яшәячәксез!» - Кайнанам гаиләмне бозарга теләп бозым салды

Ирем белән бөтен каршылыкларга да карамастан өйләнештек без. Булачак кайнанам мине беренче күрүдә үк ошатмады, әмма ирем аның сүзен тыңламады.

news_top_970_100

Әти-әниләр зурдан купмый гына туй уздырды. Туйга туганнар килде, әмма кайнанам кап-кара күлмәктән килгән иде һәм бәйрәмнең башыннан ахырына кадәр кара көеп утырды. Иремнең бертуганнары юк, ул бер генә бала һәм туйда кайнатам безгә йортларының яртысыннан ачкыч тапшырды. Аларның йорты ике гаиләлек итеп төзелгән, әмма яртысында беркем дә яшәмәгән. Шулай итеп, бер йортта ике гаилә яши башладык.

Кайнатам миңа яхшы мөгамәләдә булды, ә менә кайнанам… Ул һәрвакыт канәгатьсезлек белдерергә сәбәп табып кына торды.

Җитмәсә, озак кына балага уза алмадым. Ниһаять, ул бәхетле көн килеп җитте, мин йөкле икәнемне белдем! Ләкин биш айда балам төште… Икенчесендә дә шулай ук булды. Шуннан соң кайнанам иремнең башын ашый башлады:

«Аерыл, нигә кирәк сиңа кысыр хатын, чирле бит ул! Картайганчы баласыз яшәячәксез», — дип пыр тузды.

Әмма ирем әнисенең бу сүзләренә кул гына селтәде, мине бер табибтан икенчесенә, төрле клиникаларга йөртте.

Ләкин әнием түзмәде, мине бер багучы карчыкка алып барды. Бу әби миңа бала таба алмаслык итеп бозым салуларын әйтте һәм бу сихерне чыгарырга ризалашты. Ләкин йөккә узып, бала селкенә башлаганчы бу хакта беркемгә дә әйтмәскә боерды. Ирем дә бу турыда беркемгә дә белдерергә тиеш түгел иде.

Һәм чынлап та берникадәр вакыт узгач, мин янә балага уздым. Бу хакта әниемә генә сөйләдем. Ә ул авыруга сабышты һәм хуҗалыкта ярдәм итәргә дигән сылтау табып, мине үз янына чакыртты. Соңыннан минем янга ирем дә килде. Без өйгә әйләнеп кайтканда минем корсагым борыныма тия язган иде инде. Кайнатам сөенеп туя алмады, ә кайнанам берни дәшмәде.

Кызганыч, кызым авыру булып туды. Беренче елны хастаханәләрдә генә яшәдек дияргә була. Әмма ирем һәрвакыт таяныч булды, әнисенең: «Менә инвалид бала тапты. Ник интегәсең алар белән, ташла! Әле сәламәт балаларың булыр», - дип котыртуларына колак та салмады.

Ә берсендә кызым белән мине хастаханәдән чыгарган көнне кайнанам торт пешереп кунакка керде. Мин моны татулашу билгесе дип кабул итеп, бик шатландым.

Ләкин шуннан соң гаиләмдә юк-бар өчен дә кара тавыш чыга башлады. Шулай итеп, берничә ел узды. Ирем белән бергә яшәсәк тә, аны безнең янда әдәп һәм кызыбызга булган ярату гына тота дип уйлап куя башладым. Ә иң куркыныч ызгышлар һәрвакыт кайнанам безгә килеп киткәннән соң була иде.

Берсендә мин бик каты авырдым һәм хастаханәгә ятарга туры килде. Кызымны әнием үзләренә алып китте.

Буш вакытларында әни кызыма кәгазь бите һәм каләмнәр биреп, рәсем ясаткан. Әмма кызымның ниләр ясаганын күргәч, әни шаккаткан. 4 яшьлек бала кәгазьдә пентаграммаларга охшаган бик сәер билгеләр ясаган.

«Мондый рәсемнәр ясарга каян өйрәндең, балам?» - дип кызыксынган әни. Ә кызым: «Әбиемнең (минем кайнанам) китапларында шундый рәсемнәр бар, тик мин аларга тисәм, әби бик ачулана», - дигән.

Шуннан соң әни бу рәсемнәрне теге багучы әбигә күрсәткән. Ә ул кайнанамның безгә ниндидер явызлык эшләргә җыенуын әйткән. Кызыма да, миңа да бозым салынган булуын әйткән, аны ничек чыгарырга кирәклеген дә аңлаткан. Беркем дә явызлык эшли алмасын өчен, безнең өйнең ишегенә өшкертелгән пычак кадап куярга кушкан.

Нәкъ шулай эшләдек тә. Ә икенче көнне кайнанам баскычтан егылып төшеп, бөтен җирен диярлек сындырып бетерде. Елга якын хастаханәдә ятты.

Ә ирем белән безнең аралар әкренләп җылына, яхшыра башлады. Хәзер икенче балабызны көтәбез, малай булачак диделәр.

Ләкин кайнанам әле дә таякка таянып йөри һәм өйнең без яшәгән ягына керми. Мин дә хәзер кызымны аңа ышанып калдыра алмыйм.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100