Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Картайганчы акыллы булып калыр өчен нишләргә?

Аз углеводлы диета булганда, кешенең баш мие 47 яшькә кадәр үзгәрешсез саклана.

news_top_970_100
Картайганчы акыллы булып калыр өчен нишләргә?
https://pixabay.com/

Олыгая башлагач, кешенең хәтере начарлана, акылы зәгыйфьләнә башлый. Моны булдырмас өчен көндәлек туклану рационында углеводлар күләмен киметергә кирәк. Бу турыда MedicalXpress басмасына сылтама белән «Челнинские известия» хәбәр итте.

АКШ галимнәре уздырган экспериментта 18 дән 88 яшькә кадәрге кешеләр катнаша. Аларның баш миен томография ярдәмендә өйрәнәләр.

Галимнәр ике төрле — углеводлар аз булган һәм стандарт диета буенча тукланучы кешеләрне тикшерә.

Стандарт диетада төп «ягулык» глюкоза, аз углеводлы диетада исә кетоннар — май запаслары таркалганда барлыкка килә торган матдәләр була. Кетоннар глюкозага альтернатива буларак файдаланыла.

Эксперимент нәтиҗәләре күрсәткәнчә, кетоннар булганда баш мие 47 яшькә кадәр үзгәрми, бары тик шул яшьтән соң гына шиңә башлый. 60 яшьтә картаю процессы тизләшә. Хәтта яшьләрдә кето-диета баш баш мие эшчәнлеген яхшырта, диелә хәбәрдә.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100