news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Картаябыз: 20 елдан илдә һәр өченче кеше пенсионер булачак

news_top
Картаябыз: 20 елдан илдә һәр өченче кеше пенсионер булачак
Фото: © «Татар-информ»

Россия Сәламәтлек саклау министрлыгы демографик фараз чыгарган. Бу турыда «Челнинские известия» яза.

Әлеге документ буенча, илнең демографик структурасы шактый үзгәрәчәк: 5 елдан илдә һәр дүртенче кеше 60 яшьтән өлкәнрәк булачак, ә 2045 елга бу яшь төркеме өлеше гомуми халыкның 30 процентыннан артып китәчәк. Бу белешмәне сәламәтлек саклау министры Михаил Мурашко «Знание. Первые» марафоны вакытында әйткән.

Хәзерге вакытта 60 яшьтән өлкәнрәк кешеләр саны 35,6 млн, яки халыкның гомуми санының 24,4 проценты. Бу тенденция бөтен дөнья демографик процессларына тәңгәл килә. Бөтендөнья сәламәтлек саклау оешмасы белешмәсе буенча, 2050 елга дөньяда 60 яшьтән өлкәнрәк кешеләр саны 2 тапкыр артачак һәм 2 млрд кеше булачак, диелә бу хәбәрдә.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар