news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Картагыз банкоматта кысылып калса, нишләргә?

Банкоматта кысылып калган картаны мөстәкыйль рәвештә чыгарырга омтылырга киңәш ителми.

news_top
Картагыз банкоматта кысылып калса, нишләргә?
pixabay.com/ru

Әгәр сезнең картагыз банкоматта калган икән, банкның бу банкоматта күрсәтелгән номеры буенча шалтыратырга кирәк. «Прайм» агентлыгына «АТМ Альянс» компаниясе генераль директоры Денис Кучаев хәбәр иткәнчә, элемтә үзәгендә картаны алу өчен нинди бүлеккә мөрәҗәгать итәргә кирәклеген аңлатачаклар. Бу хакта РИА Новости яза.

«Әлеге картаны, яңадан чыгарып тормыйча, банктан алырга мөмкин. Моның өчен шәхесне ачыклый торган таныклык кирәк. Паспорт белән банк бүлекчәсенә киләсе. Барлык кирәкле процедуралардан соң картаны клиентка кайтарачаклар», — дип аңлата эксперт.

Банкоматта кысылып калган картаны мөстәкыйль рәвештә чыгарырга омтылырга киңәш ителми. Бу файдасыз, чөнки реджект-отсек шактый ерак урнашкан һәм картаны алу мөмкин түгел. Әгәр нинди дә булса юл белән җайланманың өске өлешен ачарга омтылсагыз, сигнализация эшли башлаячак, ди белгеч.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар