Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Картадан сызып атасы: Македония дигән ил башкача атала башлаячак

Картадан сызып атасы: Македония дигән ил башкача атала башлаячак

news_top_970_100
Картадан сызып атасы: Македония дигән ил башкача атала башлаячак
Македония үзенең атамасын үзгәтте. Хәзердән башлап ул "Төньяк Македония дәүләте" дип атала башлаячак. Моңа бәйле рәвештә илнең логотиплары да үзгәрәчәк. Илнең рәсми сайты - www.vlada.mk илнең атамасын үзгәртет инде

Төньяк Македония дәүләтенең тышкы эшләр министры Никола Димитров "Бүгенге көн Греция белән Төньяк Македония дәүләте арасындагы озакка сузылган дуслыкның башы була ала", - дип белдерде.


Македония белән Греция арасында илнең атамасына карата бәхәс бик күптәннән - Югославия таралып, 1991 елда бәйсез Македония барлыкка килгәннән бирле бара. Аңа кадәр Македония Югославия составындагы союздаш республика иде. Греция дәүләтендә дә Македония дип аталган провинция бар. Греция Македонияне үзенең тарихи өлеше дип саный. 

Греция таләбе буенча Македония Берләшкән милләтләр оешмасына "Элекке Югославия дәүләте Македония" атамасы белән кабул итте. Әмма Македония дәүләте үз атамасын кыскартып "Македония" дип кенә атауга бәйле рәвештә Греция көрәш башлап җибәрде. Греция сәүдә буенча чикләүләр кертте, Македониянең НАТОга керүенә каршы булды. 

2011 елда БМО суды Грециянең Македониягә каршы чыгуын дөрес түгел дип тапты. 

Әмма Греция икътисадына бәйле Македония көньяк күршесе белән атама өчен талашып яшәүне дөрес түгел дигән карарга килде. Ил парламентының бер өлеш депутатлары каршы булса да (153 - риза, 146 - каршы) Македония атамасын үзгәртте.
Хәзер Македония карталарда "Төньяк Македония дәүләте" дип аталачак.
 

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100