news_header_bot
Язманы тыңлагыз

«Карта белешмәләрен җибәрмәсәң, әти-әниеңне утырталар»: аферистлар балаларны ничек аулый

news_top
«Карта белешмәләрен җибәрмәсәң, әти-әниеңне утырталар»: аферистлар балаларны ничек аулый
Узган елда аферистлар республикада яшәүче бөтен категория яшьтәге кешеләрдән барлыгы 5 млрд 644 млн сум акча урлаган
Фото: © «Татар-информ» архивы

Смартфон оту өчен әнисенең кредит картасы номерын әйтүне сорый, яки әти-әнисенең шәхси мәгълүматларын әйтергә мәҗбүр итеп яный, ә соңыннан бөтен акчаны урлыйлар – мошенниклар, шулай итеп, балаларны һәм үсмерләрне алдый. Аферистлар нинди схемаларны ешрак куллана? Балалар белән ни турында сөйләшергә кирәк? Җыйган акчаларны ничек сакларга?

Узган елда Татарстан халкы мошенникларга 5 млрд сумнан артык акча биргән

Татарстанның Эчке эшләр министрлыгы мәгълүматлары буенча, 2025 елда Татарстанда яшәүче 18 яшькә кадәрге 131 кеше телефон һәм киберомошенниклар корбаны булган. Узган елда аферистлар республикада яшәүче бөтен категория яшьтәге кешеләрдән барлыгы 5 млрд 644 млн сум акча урлаган. Ә 2024 елда бу сан 15 миллионга күбрәк – 5 млрд 659 млн сум була.

«Балалар катнашында мошенниклык очраклары бераз кимеде, әмма алар әле дә бар. Быел яңа очраклар булды инде. Яңа ел каникуллары чорында 14 яшьлек кызны алдадылар. Ул Телеграмдагы бер төркемдә бүләк уйнату турында хәбәр күрә, бу төркемгә кушыла һәм уенда катнаша. Бераз вакыттан соң аңа 200 мең сум отуы турында хәбәр итәләр», – дип сөйләде Татарстан буенча Эчке эшләр министрлыгының аеруча мөһим эшләр буенча оперуполномоченные Рәдис Йосыпов.

Кызга, откан акчаларны алу өчен, банк картасы мәгълүматларын күрсәтүне һәм 3,5 мең сум комиссия түләргә кирәклеген әйтәләр.

«Кыз әйтелгән акчаны түли, шуннан соң аңа откан акчадан салым түләргә сорыйлар, бу – 5 мең сум була. Ул бу сумманы да түли, шуннан соң аңа взнос түләргә кушалар. Шул вакытта ул аферистлар тозагына эләгүен аңлый. Аның әти-әнисе полициягә мөрәҗәгать итә», – дип аңлатты ул.

Интернетта төрле бүләк уйнатулар үсмерләр өчен алдавыч булып тора. Полицейскийлар мәгълүматы буенча, балалар яңа iPhone оту мөмкинлегенә аеруча нык ышана.

Фото: © Солтан Исхаков / «Татар-информ»

«Балаларны, әгәр алар карта мәгълүматларын тапшырмасалар, әти-әниләренә төрмә яный, дип куркыталар»

Кибермошенниклар балаларны һәм үсмерләрне алдаганда куллана торган тагын бер ысул – куркыту һәм шантаж.

«Быел шундый 2 очрак теркәдек: берсендә мошенниклар бала белән мессенджер аркылы аралашкан, икенче очракта балага кәрәзле элемтә аша шалтыратканнар. Зыян күрүчеләрнең берсе – 9 яшьлек бала. Телеграм аркылы аңа, әти-әниеңә төрмә яный, дип хәбәр итәләр. Бу хәл булмасын өчен, әнисенең телефонын алырга, банк кушымтасын ачарга һәм белешмәләрен фотога төшерергә кушалар», – дип сөйләде Рәдис Йосыпов.

Малай әнисенә сюрприз ясарга теләвен, шуңа үзенә аның телефоны кирәк булуын әйтә. Хатын-кыз улына ышана, тик үзен күңелсез сюрприз көткәнен башына да китерми.

«Бала бөтен шәхси мәгълүматны мошенникларга тапшыра. Берникадәр вакыттан соң, хатын-кыз үзенең банк счетларыннан 260 мең сум акча юкка чыкканын күрә. Акчаларны 4 тапкыр күчереп урлаганнар», – диде оперуполномоченный.

Тагын бер очракта мошенниклар 16 яшьлек кызны алдаган. Аңа шалтыратканнар һәм куркыта башлаганнар, әти-әнисенең банк картасы мәгълүматларын таләп иткәннәр. Картадан 140 мең сум акча урлаганнар.

Төрле онлайн-уеннарны блоклауга карамастан, балалар VPN йөкли һәм аларда уйнауны дәвам итә, ә анда аларны шулай ук мошенниклар көтә. Алар балалар белән чатларда языша башлый, ышанычка керә һәм ата-аналарының шәхси мәгълүматларын тапшыруны сорый, дип өстәде Рәдис Йосыпов.

Акча урлаудан тыш, аферистлар балаларны дропперлык схемаларына җәлеп итәргә һәм үз җинаятьләрендә катнаштырырга мөмкин.

«Түләргә вәгъдә итеп яки куркытып, балаларны билгеле бер гамәлләр кылырга: күзәтергә, закладкадан наркотиклар алырга һәм, хәтта, диверсия башкарырга мәҗбүр итәләр. Баладан посылка тапшыруын сорарга мөмкиннәр, ә эчендә нәрсә була? Бәлки, бу – агулы яки шартлаткыч матдәдер? Балалар Җинаять кодексы маддәсенә карый торган гамәлләр эшләвен, хәтта, аңламаска да мөмкин», – диде Эчке эшләр министрлыгы хезмәткәре.

Балаларга таныш булмаган кешеләрнең үтенечләрен һич кенә дә үтәргә ярамавын аңлатырга һәм аларга 14 яшьтән җинаять җаваплылыгы булуын искә төшерергә кирәк.

Фото: © Владимир Васильев / «Татар-информ»

«Балаларны акча эшләү, нәрсәдер оту, ташламалы уен сатып алу мөмкинлеге белән тозакка эләктерәләр»

Психология ягыннан караганда, мошенникларның ничек эшләвен һәм балаларны моннан ничек сакларга икәнен «Росток» психологик-педагогик тернәкләндерү һәм коррекцияләү үзәге директорының методик эш буенча урынбасары, югары категорияле педагог-психолог, психолог-эксперт Инна Идрисова сөйләде.

«Цифрлы социализациянең иртә яшьтә башлануы балаларның еш кына мошенниклар корбаны булуына йогынты ясады. Беркемгә дә сер түгел, балалар туганнан бирле диярлек телефонда утыра. Мошенниклар шуны куллана да инде. Критик фикерләү дәрәҗәсе түбән булу, кирәгеннән артык ышану һәм тәҗрибә булмау аларны бирешүчән итә», – дип сөйләде ул.

Интернетны контрольсез куллану да аферистларга юлыгу куркынычын арттыра.

«Моннан тыш, балалар еш кына әти-әниләренең телефонына керә, аларда шәхси, шул исәптән, банк мәгълүматлары да саклана. Мошенниклар шуңа да йөз тота», – дип аңлатты психолог.

Кагыйдә буларак, аферистлар балалар белән элемтәне онлайн-уеннарда, мессенджерларда һәм социаль челтәрләрдә җайлый.

«Балаларны тиз генә зур акчалар эшләү, ниндидер проектларга керү мөмкинлеге белән җәлеп итәләр. Шулай ук яшүсмерләрне онлайн-уеннар сатып алу сәхифәләре дә кызыктыра, анда бик зур ташламалар вәгъдә итәләр. Бүләк уйнатуда катнашу – тагын бер тозак. Алга таба балалардан ниндидер мәгълүмат әйтүне яки билгеле бер гамәлләр кылуны сорыйлар», – дип аңлатты ул.

Фото: © Солтан Исхаков / «Татар-информ»

«Бала белән аралашуда иң мөһиме – ышаныч»

Балалар белән майтарылган бар нәрсә өчен дә җаваплылык, әлбәттә, әни-әни җилкәсендә, диде Инна Идрисова.

«Укытучылар һәм тәрбиячеләр дә бу мәсьәләләр белән шөгыльләнергә тиеш, әмма ата-аналар монда беренчел роль уйный. Кызганыч, әти-әниләр интернетта имин тәртип кагыйдәләрен еш кына үзләре дә белми. Шуңа күрә алар белән әңгәмәләр уздырырга, мошенниклыкның киң таралган алымнары турында сөйләргә кирәк», – диде ул.

Балага интернет куллануны тыю – чишелеш түгел, ул барыбер интернетка керү җаен табачак. Аны иминлек кагыйдәләренә өйрәтү һәм контрольдә тоту дөресрәк.

«Балагызның кемнәр белән аралашуын, нинди уеннар уйнавын күзәтегез. Иң мөһиме – балаларыгыз белән аралашканда ышанычны югалтмагыз. Смартфон, планшет яки компьютер куллануны тыярга кирәкми, ә иң яхшысы – аңа альтернатива тәкъдим итегез. Баланы спорт секциясенә, иҗади түгәрәккә языгыз – аның үзен күрсәтү мөмкинлеге булсын. Баланың үзен уңышлы итеп тоя торган, аның белән бер дулкында булган яшьтәшләре белән аралашу һәм үзенә бик нык ошаган нәрсә белән шөгыльләнү мөмкинлеге булырга тиеш», – дип сөйли психолог.

Бала белән аралашу аның мәктәптәге өлгереше турында сөйләшүгә генә кайтып калырга тиеш түгел. Баланың ниләр турында уйлавын, аны ниләр борчуын, яшьтәшләре белән мөнәсәбәтләрен сораштыру мөһим.

«Әгәр балагызның сездән читләшүен, хис-кичерешләре белән бүлешмәвен тоясыз икән, вакытны сузмагыз, психологка мөрәҗәгать итәргә кирәк», – дип йомгаклады Инна Идрисова.

Ярдәм сорап, шул исәптән «Росток» үзәгенә дә мөрәҗәгать итәргә була, анда балаларга һәм аларның ата-аналарына психологик ярдәм күрсәтелә.

Чыганак: «Татар-информ», Елена Фенина

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар