«Башкорт хуҗабикәсе» Миләүшә Шәйхисламова моннан берничә ай элек ашказанын кечерәйтү буенча операция ясаткан иде. Операциядән соң блогер 30 килограммнан артык авырлыгын югалта. Әлбәттә, кискен ябыгу эзсез үтмәде, блогерның яңа проблемалары барлыкка килде. Ул күкрәкләре ямьсезләнүгә, битендәге җыерчыклары артуга зарланды. Шул сәбәпле, Миләүшә Шәйхисламова яңадан табибларга мөрәҗәгать итәргә мәҗбүр булган.
«Яшәрү буенча операция ясату көне килеп җитте, дуслар. Минем битемне тарттырып куячаклар. Ул Мәскәүдә үтәчәк. Мине менә шундый итеп истә калдырыгыз. Йөзем эчеп яткан кешенеке шикелле. Ябыкканнан соң, тирем салынып төште, карт кешегә охшап калдым», – дип сөйләде ул клиникага керер алдыннан.
Блогерның операциясе 3,5 сәгать дәвам иткән. Бу вакытта аның операторы да янәшәсендә булган. Операция барышын да, блогерның наркоздан чыккан минутларын да төшереп барган. Алар бу кадрларның барысын да Миләүшәнең сәхифәсендә күрсәттеләр.
Миләүшә наркоздан бик озак һәм авыр чыккан. Инде палатага күчергәч тә, ул битенең бик каты авыртуы турында әйтә. Үзенә тагын да көчлерәк авыртуны баса торган уколлар ясауларын сорый.