Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Карт бабайны үз улы кыйнаган һәм тереләй килеш җиргә күмеп куйган

news_top_970_100
Карт бабайны үз улы кыйнаган һәм тереләй килеш җиргә күмеп куйган
https://pixabay.com/

Омск өлкәсендә 56 яшьлек ир-ат 78 яшьлек атасын үтерүдә гаепләнә. Бу турыда «Вести» каналы өлкә судына сылтама белән хәбәр итте.

Суд бу кешегә карата хөкем карары чыгарган. 

Тикшерү вакытында ачыкланганча, 2021 елның 13 февралендә Омск өлкәсенең Озерка авылында бу ир-ат атасын үтерергә карар кыла. Әти кеше улын даими рәвештә кимсетеп, мыскыл итеп торган. Шуңа күрә улы атасын төртеп ега, аннары чүкеч белән башына бәрә.

Аннары улы атасының гәүдәсен җәймәгә төрә, урамга алып чыга. Урамда таяк алып атасының башына тагын суга. 56 яшьлек ир-ат чокыр казый, атасының гәүдәсен шунда ыргыта һәм күмеп куя. Бу вакытта бабай исән була.

Җинаять кылганнан соң бу ир-ат туганнарына китеп бара, әтисен үлде һәм аны җирләргә туры килде дип сөйли.

Тикшерү ачыклаганча, карт ир-ат җир астында киемсез килеш ятканда организмы туңудан үлгән. 

Атасын үтергән ир-атны 10 елга каты режимлы колониягә озатканнар.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100