Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Мәскәү татарлары татар теле өчен көрәшә: «Каршылык хисе булмаса, милләт юкка чыгачак»

Бер төркем Мәскәү татарлары РФ Фән һәм мәгариф министры исеменә туган тел – татар теле укытылышы өчен борчылып хат юллаганнар. Бу нисбәттән «Интертат» хәбәрчесе хат авторы һәм татар зыялылары фикерен белеште.

news_top_970_100
Мәскәү татарлары татар теле өчен көрәшә: «Каршылык хисе булмаса, милләт юкка чыгачак»
Владимир Васильев

Сүзебез күп еллар буе бәхәсле, бик күп сораулар тудыра торган мәсьәлә – РФдә туган телләр уку-укыту проблемасы турында.

2017 елда мәктәптә төп кунак прокурор булды. Татар теле һәм әдәбияты дәрес планнарын «сүтеп җыйганнан» соң, әлеге фән – фән булудан туктады. РФ президентының ул вакыттагы: «Кешенең туган теле булмаган дәресне мәҗбүри укытырга ярамый», – дигән сүзләрен дә еш телгә алдылар. Ягъни 2018 елдан Татарстанда татар теле һәм татар әдәбияты дәресләре укыту программасында мәҗбүри булмаган фән буларак калды. Хәзер исә, туган тел һәм туган телдә уку дәресләре баланың әти-әнисе гаризасы нигезендә генә укытыла.

Татар теле укытылу торышы инде күптән хәл ителгән кебек, әмма да ләкин бу проблема тирәсендәге сөйләшүләр әле бетми. Бер төркем татар җәмәгатьчелеге әһелләре, Мәскәү һәм татарлар яшәгән төбәкләрдәге татар теле укытылу мәсьәләләренә борчылып, РФ фән һәм мәгариф министрлыгына мөрәҗәгать итеп хат язганнар. Төп координаторлар булып «Мәскәү мәктәпләрендә туган тел» инициатив төркеме вәкилләре Шәүкәт Жамниханов һәм башкалар тора.

Хатларында болай диелгән: «Яңа «Якынча төп белем бирү программалары»нда (ПООП) туган тел һәм туган телдә уку дәресләре саны кыскарган. Укытылу рус телендә барган мәктәпләрнең башлангыч сыйныфларында туган телләр дәресләре 42%ка, татар мәктәпләрендә – 52% ка кимегән». Хатлар тулы вариантлары «Московское свободное татарское слово» сайтында бирелгән. Туган тел дәресләре саны чит телләрнекенә караганда да азрак, ди хат авторлары.

Хат төзүчеләре, туган тел дәресләренең ике тапкырга диярлек кыскартылуы Россия халыкларының телләрен саклау һәм үстерү, этномәдәни күптөрлелекне саклау максатларына каршы килә, дип саный.

Укыту программасының мәҗбүри өлешендә туган телләрне өйрәнү шартларын тудыру, Россия халыклары тупланып яши торган урыннарда педагогик кадрлар әзерләү хәлиткеч фактор булып тора, диләр алар. «Татар теле укытучылары Татарстанда гына әзерләнә, гәрчә татарларның өчтән ике өлеше Россиянең башка төбәкләрендә яши. Безнең исәпләүләр буенча, республикадан читтә яшәүче татар балаларының бары 7% ы гына татар телен ниндидер формада өйрәнә. Туган телне өйрәнүче татар балалары саны татар теле укытучылары кимегән саен кими бара», – диелгән әлеге хатта.

Әлеге инициатив төркем хатта үзләренең таләпләрен дә язган:

  • татар теле дәресләренең санын саклау;
  • туган тел укытылмый торган уку-укыту планнарын юк итү;
  • туган телләр укыту шартларын мониторлау максатыннан Фән һәм мәгариф министрлыгында туган телдә мәгариф бүлеген торгызу;
  • дәүләт имтиханнарын туган телдә бирү мөмкинлеген булдыру һ.б.

     

    Фото: © Владимир Васильев

    «Туган телне камил белү төп белем бирү компетенциясе булырга тиеш»

Хат инициаторы «Мәскәү мәктәпләрендә туган тел» инициатив төркеме вәкиле Шәүкәт Жамниханов белән тел мәсьәләсе турында сөйләштек.

Бу хатны нинди максатлар белән яздыгыз, нәрсәләр өмет итәсез?

Бу мөрәҗәгатьне «туган тел»нең мәҗбүри дәрес буларак укытылу вазгыятен яктырту һәм әлеге фәнне үзенең туган теле итеп сайлаган, шушы фәнне укыган укучылар санының мониторингы булмауны күрсәтү максатларыннан яздык.

Министрлык дәрәҗәсендә гуманитар катастрофа масштабларын аңларлар һәм әлеге фәнне өйрәнү шартларын тәэмин итү һәм аны өйрәнүне оештырудагы алымнарны үзгәртү буенча чаралар күрелер, дип өметләнәбез.

Хатка күп төрле татар иҗтимагый оешмалары вәкилләре кул куйган. Татар җәмәгатьчелегенең Казандагылары бик аз? Бу нәрсә белән бәйле?

Татар теле белән бәйле вазгыять аеруча күңелсез булган, Татарстаннан читтә урнашкан төбәкләргә басым ясалды. ТРда быелгы уку елыннан башлап дәүләт теле предметын керттеләр, һәм укытучылар ресурсы методик база белән эшли.

Хатта «чыгарылыш имтиханнарын татар телендә бирү» пункты да бар. Бу темага элек булган сөйләшүләр дә берни бирмәде. Ни өчен бүген дә шул пунктны кертергә булдыгыз?

Чыгарылыш имтиханы – ул туган телне өйрәнү һәм туган телдә белем алуның (алга таба аның бөтен тулы циклын булдыру: балалар бакчасы, мәктәп, югары уку йортлары) төп стимулы. БДИны бары рус телендә генә бирү РФ Фән һәм мәгариф министрлыгы боерыгына гына нигезләнгән. Ул – Конституциягә каршы һәм юкка чыгарылырга тиеш.

Министрлыкның җавап хатында укып чыктым. Алар анда, дәреслекләрегез, китапларыгыз бар, мәктәпләрдә уку мөмкинлеге тудырылган, дип яза. Сезнең фикерегезчә, бу сорауда эш нәрсәгә килеп төртелә соң?

Төп проблема – туган телне өйрәнүдә мотивация булмау. Югары уку йортларына укырга кергәндә туган тел баллары беркая да исәпкә алынмый.

Белем бирү учреждениеләренең һәм ата-аналарның туган телне өйрәнү проблемасына карата булган мөнәсәбәте дә борчып тора. Эш шунда ки, татар телен өйрәнү мөмкинлекләре һәм туган тел дәреслекләре турында, берничә энтузиасттан кала, киң җәмәгатьчелек берни белми. Моның турында беркая да сөйләмиләр: мәктәптәге гомуми җыелышларда да, «Разговоры о важном» дәресләрендә дә, белем бирү учреждениеләренең мәгълүмат такталарында да бу хакта хәбәр юк.

Аннан кала, Мәскәүдә туган телне укуга языла торган гаризалар бары рус телен укуга яраклаштырып кына төзелгәннәр. Ата-аналар анда берни дә өсти дә, үзгәртә дә алмый. Монда, әлбәттә, ата-аналарның битарафлыгын һәм кануннарны белмәүләрен, бу сорауны күтәрергә теләмәүләрен дә әйтергә кирәк.

Алда әйтелгәннәрне күз алдында тотып, иҗтимагый оешма вәкилләре Собянинга атап язылган хатларында конкрет эш адымнарын күрсәттеләр, ягъни, «Мос.ру» порталында туган телне өйрәнү өчен аерым бер «төймә» булдыру. Һәр ата яисә ана кеше үзенең шәхси кабинетында махсус гариза формасын үзе тутыра алыр иде. Болай булганда, төртелеп калулар булмас та иде. 

Шәүкәт абый, сез ничек уйлыйсыз, менә бу РФ Фән һәм мәгариф министрына атап язылган хат татар телен уку-укыту вазгыятен яхшырта алырмы?

Вазгыятьне яхшыртачак. Беренчедән, җәмгыять игътибарын җәлеп итеп, туган телгә карата булган мөнәсәбәтне яхшы якка борырга ярдәм итәчәк. Икенчедән, телдә еш кабатлана торган «тигез хокук принцибын» тормышка ашырачак.

Туган телдә белем бирүне оештыру – педагогиканың төп принцибы. Россиядә дә, башка цивилизацияле илләрдәге кебек, туган телне камил белү төп белем бирү компетенциясе булырга тиеш. Бу хакта сөйләргә кирәк, һәм без бу идеяләрне киң җәмәгатьчелеккә җиткерергә тырышачакбыз.

Халыкларны һәм телләрне саклау мәсьәләсе мәгариф системасында хәл ителә. Безнең телебез – югары үсеш алган әдәби тел. Безне фольклор дәрәҗәсе генә канәгатьләндерергә тиеш түгел. Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов әйткәнчә, «без сувенир халык түгел» ди хат авторы.

«Максатыбыз: татар теле дәресләре санын арттыру»

Бу нисбәттән хатка үз имзаларын куйган татар җәмәгатьчеләренең фикерләрен сораштык. Марий Эл республикасының Татар мәдәнияте үзәге хезмәткәре Рамай Юлдашев:

 

Фото: © Салават Камалетдинов

Бу хатта күп кенә милли хәрәкәт вәкилләренең имзалары бар иде. Аннары хат астында татар оешмаларының имзаларын гына калдырып җибәрелде. Безнең максатыбыз: шушы ФГОС тәртипләрендә татар теле дәресләренең санын ничек булса да күбәйтү. «Побег из Шоушенка» киносындагы кебек хат язып торырга булдык. Мари милли хәрәкәтеннән, Алтай, Якутия һәм башка тирәләрдән дә шушы арада хатлар җибәрелер, дип уйлыйм. Өзми-туктамый шулай бер-бер артлы хатлар яудырып торырга булдык әле без. Үзәк хакимият органнарын, фән һәм мәгариф министрлыгын «достать» итмәкчебез. 

Татар оешмаларыннан да шулай ук булсын иде. Бу хатны язу барышында бик күп кешеләргә, оешма җитәкчеләренә мөрәҗәгать иттек. Дөресен генә әйткәндә, күбесе хәтта имза куярга да курыкты. Бу хатка курыкмаган, милли җанлы кешеләр, авторитетлы татар оешмаларыннан имза җыйдык. Мин Ләбиб Леронга да мөрәҗәгать итеп карадым. Ул кулын куймады. Монда иң күбесе – Мәскәү татарлары инициативасы.

Безгә хаттагы мәсьәләләрне көн кадагыннан төшермәскә кирәк. Без ул сорауларны куертырга, бертуктаусыз тукып торырга тиеш. Бүгенге көндә вазгыять шундыйрак. Төрле милләтләр канын да коя, соңгы ыштанын, оекбашларын да салып бирә. Ничек инде шушындый чакта менә мондый мөнәсәбәт. Кирәк булганда, батальоннарына да татар исемнәрен кушкан булалар, концертын да ясыйлар, башкасын да. Ә бит эчтәлектә татарларны һәм башка милләтләрне урыслаштыру сәясәте алып барыла. Бу сәясәтнең туктап торганы да юк.

Мин үзем тумышым белән Оренбург өлкәсеннән. Бездә математика, биология һәм шуның ише башка фәннәр татар телендә укытылды. Элегрәк Татарстанда гына түгел, ә аннан кала башка өлкәләрдә дә татарча уку мөмкин булган. Ә хәзер «балаларның әти-әниләре аларның татар телендә укуларын теләмиләр» дигән фразаны алга сөрәләр. Татар сыйныфы ачарга теләгәндә, шушы ук җөмләне роно, мәктәп директорыннан да ишетергә туры килде. Бу мәсьәләдә ата-аналарның битарафлыгы да – зур проблема. «Нәрсәгә кирәк ул, киләчәктә русча укый, аның өлгерешенә тискәре йогынты ясый, комачаулый» дигән стереотип ята монда.

Җәмәгатьчелек, ата-аналар тарафыннан да бик күп тора. Татар интеллигенциясе бу очракта әйдәүче, фронтның алгы сызыгында торырга тиеш кешеләр. Алар – үрнәк күрсәтүчеләр. Руслардан да шундый сүзләр ишеткәнем бар. «Сез Татарстанда төрле телләр укытып, дөрес эшлисез, шуңа алар әйбәт укыйлар да, олимпиадаларда да җиңәләр. Телләр күбрәк белгән саен баланың күзаллау горизонты да киңәя», – диючеләр дә бар.

 

Фото: © Рамил Гали

Кызганычка, бу вазгыятьне аңлап бетерүчеләр аз, дияр идем мин. Менә шушы хәлләрдә, яңа ФГОС шартларында татар теле укытылуны ничек тә саклап каласы иде. Киләсе елның февраль – март айларында балаларны беренче сыйныфка бирү турында гаризалар яза башлыйлар бит. Менә шул вакытны чамалап, тагын чара уздырырга кирәк. Бу хәлләрне укучыларның ата-аналарына да аңлатырга кирәк. Моны тулаем халыкка җиткерәсе иде. Телебез яшәсен иде. Булган мөмкинлекләрне кулдан ычкындырмаска тырышырга кирәк. Факультатив – бишенче көпчәк кебек кенә бит инде ул, аңа бөтенләй башка төрле караш, – ди ул. 

«Өмет һәрвакыт булырга тиеш»

Тубыл педагогия институты доценты, тарих фәннәре кандидаты Зәйтүнә Тычинских:

Быел җәй көне Мәскәү хезмәттәшләребез безгә мөрәҗәгать белән чыкты. Бу – илебезнең төрле регионнарында яшәүче барлык татарларга да кагыла. Соңгы елларда мәктәптә татар теле дәресләре кыскартыла башлады. Бездә Себердә дә хәлләр шулайрак. Сорау бик катлаулы, аны «өстә» хәл итәргә кирәк. Без Шәүкәт абыйга теләктәшлек белдереп, имзабызны куйдык.

Өмет һәрвакыт булырга тиеш, әлбәттә. Тел – һәр халык мәдәниятенең нигезе булып тора. Халыкның үзенчәлеген, милли мәдәниятен саклап калу өчен телне саклау мөһим.

Билингваль укыту алып бару өчен укытучылар кирәк. Әлегә ул укытучыларның кытлыгы алай ук сизелмидер дә. Бездә Себердә институтларда татар теле кафедралары бар иде. Бу уку йортларын бетергән кешеләр татар теле укыту юлында хезмәт куя. Бу буыннан соң, алмашка килер кеше юк. Хәзер бу кафедралар юк, белгечләр әзерләнми. Алар анда укырга баручы булмагач, ябылдылар, ихтыяҗ булмады. Болар барысы да икътисади проблемаларга да барып төртелә, социаль ихтыяҗ һәм башкасы. Бу – комплекслы сорау, ниндидер бер йомык боҗра килеп чыга.

Биредә эшне гаиләгә генә кайтарып калдырмыйча, тел һәм татар халык әдәбияты укытылуы да бик мөһим. Кәгазьдән караганда, бөтен мөмкинлекләр дә тудырылган кебек, бу сорауга чынбарлык тормыштан чыгып карарга кирәк. Эш җитәкчелектән генә дә тормый. Биредә бик зур рольне әти-әниләр дә уйный. Дәүләт дәрәҗәсендәге төп сорау итеп куйсак кына, берәр чишелеш табарга мөмкин, иҗтимагый оешмалар белән генә булмый. Әйткәнемчә, бу сорауны комплекслы карарга кирәк.

«Телгә кулланылыш даирәсе булдырырга кирәк»

Самара өлкәсенең «Туган тел» татар җәмгыяте президенты Ильяс Шәкуров:

Татар теле дәресләре саны кыскаргач, яздык инде ул хатны. Мәсәлән, 2 сәгатьтә генә ничек тел өйрәнеп булсын?!

Өлкәбездә 126 мең татар яши. Газетага язылу бара. Татар газетасына көчкә 1500 язылучы таптык. Бу бит инде 1 проценттан бераз гына артык, дигән сүз. Болай барса, татар газетасын саклап калу бик кыен булачак. Соңгы 30 елда менә шушы татар газеталарын укучыларны тәрбияләү кимегәннән-кими бара. Элек 41 мәктәптә татар теле укытканнар, хәзер исә 5-6 мәктәптә генә. Кайсыларында факультатив булып кына калган. Балаларыбыз мәктәпне бетерәләр дә, татар газеталарына язылырга да, татар телендә сөйләшергә дә ашыкмыйлар. Бәлки, гаиләләрендә балалары белән булса да татарча сөйләшәләрдер, дип уйлыйм да, белмим шул, анысы да сорау астында. Мәктәпләрдә татар теле дәресләренең кимүе хәлләрне тагын да кискенләштерәчәк.

Дөресен генә әйткәндә, безнең язган хатыбыз «ятып калганчы, атып кал» дигән кебек кенә. Татарлар бөтен илебез, дөньябыз буенча сибелеп яши. Елына берничә тапкыр концерт һәм Сабантуйда гына очрашып, тел, гореф-гадәтләрне, мәдәниятебезне һәм татарлыгыбызны саклап калу мөмкин, дип ышану – ахмаклык.

Телне гаиләдә сакларга кирәк, диләр. Бу – җиңелү позициясе, минемчә. Без телебезгә кулланылыш даирәсен булдырырга тиеш, – диде ул.

«Каршылык хисе булмаса, милләт юкка чыгачак»

Татарстанның халык язучысы, Язучылар берлеге рәисе Ркаил Зәйдулла:

Мине Мәскәүдә очраттылар да, хатларын карап чыкканнан соң кул куйдым. Мин бик күп хатларга кул куйдым, тик аларның бер файдасын да күргәнем юк. Борчак аткан кебек бит ул стенага. Җавап була аннары, ниндидер сылтау табалар. Боларны мин, тәҗрибәле кеше буларак, алдан белеп торам. Иптәшлек хисеннән кул куйдым инде. Нәтиҗәсе булмавын белсәм дә.

 

Фото: © «Татар-информ» архивы

Ул сәясәтнең иң төп явызлыгы – шушы «БДИ», «ЕГЭ»лар. Укырга мотивация юк бит. Һәрбер ата-ана баласын югары уку йортына кертмәкче, кеше итмәкче була. Башка телдә укып, ул БДИны ничек бирә?

Имтиханнарны татар телендә тапшырырга рөхсәт итсәләр, әзме-күпме татар телендә укырга теләүчеләр саны артыр иде, дип уйлыйсызмы?

Әлбәттә. Мотивация була. Ул сорауны без күп тапкырлар күтәреп тә, таләп тә итеп карадык. Алар бер сантиметрга да артка чигенмиләр. Бу бит инде – турыдан-туры руслаштыру сәясәте.

Министрлыкның җавап хатында алар үзләре ягыннан бөтен мөмкинлекләр дә булдырылуы турында сүз алып бара. Чынлыкта татар телен уку, укымау нәрсәгә килеп төртелә соң?

Безнең «татар мәктәбе» дигән мәктәпләребез дә – күз буяу өчен, анда бит русча укыйлар. Татар теле һәм әдәбияты дәресләре санын быел көчкә саклап калдылар. Кайбер вариантларда ул бөтенләй юк иде. Безнең алда Илдар Гыйльметдинов (РФ Дәүләт думасы депутаты) моны зур җиңү сыман исәп-хисап тотты.

Бу җиңүме соң?

Нинди җиңү булсын инде. Бу – үз-үзеңне юату инде. Аның 1-2 дәресе белән әллә кая ерак китеп булмый. Татар милли университеты булырга тиеш. Хәзер бит университеттагы бүлекне саф татар бүлеге дип тә әйтеп булмый. Аны чит телләр белән дә, башка нәрсәләр белән дә бәйләп бирәләр.

Милли үзаң бик түбән безнең. Каршылык хисе, дигән нәрсә юк икән, милләт, әлбәттә, юкка чыга.

Хатның да файдасы булмас, дисез? Болай булгач, бу көрәшне дәвам итәргә кирәкме соң?

– Әлбәттә, язарга кирәк. Күбрәк язарга кирәк. Эчләре пошсын, әле татар үлмәгән икән, дигән фикер калсын. Бүтәнчә без бернинди каршылык күрсәтә алмыйбыз бит инде. Берсе өстеннән берсе әләк кенә язмасын.

Комментарийлар (1)
Калган символлар:
  • 10 гыйнвар 2023
    Исемсез
    Минемчэ ин башта узебезгэ урыслыкны ташлап татарча сойлшергэ, язарга ойрэну фарыз. Мэсьэлэн, рус тугел, э урыс. Сорау тугел, э проблема... Э татар оешалары именнэн чиновникларга шушыный юллама тапшыру бик тэ дорестер. Вакытына курэ ачрак язылса да ярардыр. Унышлар безгэ.
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100