Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

«Каршылык күрсәтмәгез һәм курыкмагыз»: теракт вакытында исән калу өчен киңәшләр

Кызганыч, терроризм хәзерге дөньяның гадәти бер өлеше булып китте. Берничә көн элек кенә бөтен илне Мәскәү янындагы «Крокус Сити Холл»да булган теракт тетрәндерде. Террорчылык булганда, үзеңне саклап калу һәм башкаларга ярдәм итү өчен ничек эш итәргә? Экспертлар мондый ситуациядә билгеле бер тәртип кагыйдәләрен үтәргә киңәш итә.

news_top_970_100
«Каршылык күрсәтмәгез һәм курыкмагыз»: теракт вакытында исән калу өчен киңәшләр
Фото: © «Татар-информ», Салават Камалетдинов

Террорчылыкка алдан әзерләнү мөмкин түгел, аңа һәрвакыт әзер булырга кирәк

22 мартта Красногорск шәһәренең «Крокус Сити Холл» концерт залында коточкыч террор акты булды. Камуфляжлы ир-атлар концерт залы бинасына автоматлар белән бәреп керде һәм кешеләргә ата башлады, шуннан соң бинаны яндырдылар.

Коточкыч фаҗига 144 кешенең, шул исәптән балаларның гомерен өзде. Моннан тыш, 350 дән артык кеше яраланган.

Хәзерге вакытта 11 тоткарланган фигурантының сигезе Мәскәүнең Басман суды карары буенча кулга алынган. Тикшерү бара. Хәзер бөтен ил һәм Россиянең күпмилләтле халкы теракт корбаннары өчен кайгыра.

Кызганыч, безнең һәрберебез очраклы рәвештә җинаятьчеләрнең тоткыны була ала. Экстремаль ситуацияләрдә кеше үзен ничек тотарга, шулай ук психологик яктан үз-үзен яклауга әзер булырга тиеш, дип билгеләп үтәләр Россиянең Илкүләм террорчылыкка каршы комитетында.

Фото: © «Татар-информ», Михаил Захаров

Теләсә кайсы шикле әйбер шартлаткыч булырга мөмкин

Террорчылар, еш кына, һөҗүмнәр өчен күпләп җыела торган урыннарны сайлый, мәсәлән, халыкара аэропортлар, сәүдә үзәкләре, метро һ.б. мондый урыннарда бик игътибарлы булырга, шулай ук шикле кешеләргә һәм әйберләргә игътибар итәргә кирәк. Җинаятьчеләр кинәт һәм, гадәттә, кисәтүсез эш итә.

Әгәр дә сез җәмәгать транспортында онытылган яки хуҗасыз әйбер тапсагыз, аның кемнеке икәнен якындагы кешеләрдән сорагыз. Югалган әйберне кем калдыра алганын ачыкларга тырышыгыз. Әгәр хуҗа билгеләнмәгән булса, табыш турында шоферга хәбәр итәргә кирәк.

Әгәр дә сез үз өегезнең подъездында билгесез әйбер тапсагыз, аның кемнеке икәнен күршеләрдән сорагыз – бәлки, ул аларныкыдыр. Әгәр хуҗасы билгеләнмәгән булса, табыш турында полициягә хәбәр итегез.

Шикле пакет, тартма, башка әйбернең эчен ачмагыз. Хуҗасыз әйберләрне, нинди генә матур булса да, алмагыз.

Барлык санап үтелгән очракларда:

  • табылган әйбергә кагылмагыз, урыныннан күчермәгез, ачмагыз;
  • предметны тапкан вакытны истә калдырыгыз;
  • кешеләр бу табылган әйбердән ераграк китсен өчен, мөмкин булганның барысын да эшләргә тырышыгыз;
  • оператив тикшерү төркеме килүен көтегез, үзегезнең шаһит булуыгызны онытмагыз.

Һәрвакыт запас чыгу юлларының кайда икәнен белеп торыгыз

Эвакуация турында хәбәр шартлаткыч җайланма һәм теракт булганда гына түгел, ә шулай ук янгын, табигать афәте вакытында да килә ала. Мондый очракларда беренчел кирәк-яраклар җыелмасын һәм документларны үзең белән алырга кирәк.

Әгәр сез фатирда булсагыз, түбәндәгеләрне үтәгез:

  • электр, су һәм газны сүндерегез;
  • олы яшьтәге һәм авырган кешеләрне эвакуацияләүдә ярдәм итегез;
  • фатирны йозакка бикләгез – бу фатирны талаучыларның үтеп керүеннән саклаячак;
  • җаваплы затлар рөхсәтеннән соң гына кире кайтыгыз.

Гадәттән тыш хәлләр очрагында иң мөһиме – паникага бирелмәү. Сезнең һәм тирә-юньдәге кешеләрнең тормышы һәм сәламәтлеге сезнең эшләрегезнең эзлеклелегенә һәм төгәллегенә бәйле булачагын онытмагыз.

Фото: © «Татар-информ», Михаил Захаров

Этеш-төртеш вакытында үзеңне ничек тотарга һәм ничек исән калырга?

Кешеләр күпләп җыелган урыннан сакланыгыз. Анда булган вакыйгаларны ничек кенә карарга теләсәгез дә, халыкка кушылмагыз. Әгәр дә сез халык арасында калсагыз, аңа сезне алып барырга рөхсәт итегез, ләкин аннан чыгарга тырышыгыз.

Тирән сулыш алыгыз һәм кулларыгызны терсәкләрегездән, күкрәк читлеге кысылмасын өчен, бөкләгез.

Озын һәм зур кешеләрдән, зур әйберләр һәм зур сумкалар тоткан кешеләрдән ераграк булырга тырышыгыз.

Егылмаска тырышыгыз.

Кулларыгызны кесәләрегездә тотмагыз.

Хәрәкәт иткәндә, аякларыгызны мөмкин кадәр югарырак күтәрегез һәм тулысынча табан астына басыгыз, аяк очына күтәрелмәгез.

Әгәр дә бәрелеш куркыныч характер алган икән, шунда ук, уйланмыйча, теләсә нинди йөкдән, бигрәк тә озын каешлы сумканы һәм шарфны ташлагыз. Әгәр дә берәр нәрсә төшсә, аны алырга иелмәгез.

Әгәр дә сез егылсагыз, мөмкин кадәр тизрәк аякка басарга тырышыгыз. Кулларыгызга таянмагыз – аларның өстенә басарлар яки сындырырлар. Бер мизгелгә булса да аякка басарга тырышыгыз. Таяныч табып, аякларыгыз белән җирдән кискен этелеп торырга тырышыгыз.

Әгәр дә сез торып баса алмыйсыз икән, бөгәрләнеп ятыгыз, кулларыгыз белән башыгызны каплагыз.

Әгәр дә сез кеше күп булган урынга эләксәгез, кайсы урыннарның иң куркыныч булуын алдан билгеләгез – стадиондагы секторлар арасындагы юллар, пыяла ишекләр һәм концерт залларындагы бүленешләр. Запас һәм авария чыгу юлларына игътибар итегез.

Халык арасыннан зал почмакларында яки стеналар янында яшеренү җиңелрәк, әмма аннан чыгуга барып җитү авыррак.

Паника булганда, тынычлыкны һәм хәлне аек акыл белән бәяләү сәләтен сакларга тырышыгыз.

Митингта катнашучыларга «кызыксыну өчен» генә кушылмагыз. Башта митингның санкцияләнгәнме-юкмы икәнен белегез.

Теркәлмәгән оешмаларга кермәгез. Мондый оешмаларның чараларда катнашуы җинаять җәзасына китерергә мөмкин.

Массакүләм чуалышлар вакытында катнашучылар һәм тамашачылар төркеменә кермәскә тырышыгыз. Сез махсус подразделение сугышчыларының гамәлләренә эләгә аласыз.

Фото: © «Татар-информ», Михаил Захаров

Әгәр сезне тоткын итеп алсалар

Явыз ниятле кешеләр, сәяси максатларга ирешү, табыш алу яки конкрет шартларны үтәүгә ирешү өчен, тоткыннар тормышын сәүдә объектына әверелдерә. Тоткынлык очрагында шуны онытмагыз, сезнең тәртибегез сезнең белән мөгамәлә итүгә тәэсир итә ала.

Гади кагыйдәләрне истә калдырыгыз.

  • Көтмәгәндә хәрәкәт итү яки тавыш террорчылар тарафыннан каты каршылыкка китерергә мөмкин. Аларны корал кулланырга һәм кеше корбаннарына китерергә мөмкин булган гамәлләргә юл куймагыз (мәсәлән, кычкыру, елау, янау).
  • Террорчылар тоткыннарның күзләрен бәйләргә, кляп кигертергә, кулларын бәйләргә мөмкин булуларына әзер булыгыз.
  • Мыскыллауларга һәм кимсетүләргә игътибар итмәгез, җинаятьчеләрнең күзләренә карамагыз – нервыланган кеше өчен бу агрессиягә сигнал була.
  • Каршылык күрсәтергә тырышмагыз, кирәкмәгән батырлык күрсәтмәгез, бандитны коралсызландырырга, чыгу юлына яки тәрәзә янына үтәргә тырышмагыз.
  • Әгәр сезне тоткын итеп алып, бүлмәдән чыгарга мәҗбүр итәләр икән, каршылык күрсәтмәгез.
  • Әгәр дә сезнең белән балалар булса, алар өчен куркынычсыз урын табыгыз, аларны очраклы пулялардан сакларга тырышыгыз, мөмкин булса, алар янында булыгыз.
  • Кирәк булса, җинаятьчеләрнең таләпләрен үтәгез, аларга каршы килмәгез, тирә-юньдәгеләрнең һәм үз тормышыгызны куркыныч астына куймагыз, истерика һәм паникага юл куймаска тырышыгыз.

Медицина ярдәме кирәк булса, бандитларны борчымыйча, тыныч һәм кыска сөйләгез, рөхсәт алганчы, бернәрсә дә эшләмәгез.

Фото: © «Татар-информ», Салават Камалетдинов

Җинаятьчеләрнең билгеләрен истә калдырырга тырышыгыз

Игътибарлы булыгыз, җинаятьчеләрнең билгеләрен, аларның йөзләрен, киемнәрен, исемнәрен, кушаматларын, мөмкин булган җәрәхәтләрен һәм татуировкаларын, сөйләм үзенчәлекләрен һәм тәртипләрен, сөйләшү темаларын һ.б. истә тотыгыз, сезнең кулга алуыгыз турында хәбәр алгач, махсус хезмәтләр инде эш итә башлаган һәм сезнең азат ителүегез өчен кирәкле барлык эшләрне башкарачак.

Махсус хезмәтләр сезне азат итү операциясен үткәргәндә түбәндәге таләпләрне үтәгез:

  • идәндә йөзегезне аска таба каплап ятыгыз, башыгызны кулларыгыз белән каплагыз һәм хәрәкәт итмәгез;
  • бернинди очракта да махсус хезмәт хезмәткәрләреннән качмагыз, чөнки алар сезне җинаятьче дип уйларга мөмкин;
  • мөмкинлек булса, ишек һәм тәрәзә яныннан ерак торыгыз.
  • әгәр дә сез тоткын булып калсагыз, онытмагыз, сезнең тәртибегез сезнең белән ничек мөгамәлә итүгә тәэсир итә ала. Тынычлык саклагыз. Нәрсә булганын аңларга тырышыгыз. Каршылык күрсәтү яки аннан баш тарту карары акыл белән эшләнергә тиеш.
  • каршылык күрсәтмәгез. Бу – тагын да көч куллануга китерергә мөмкин.
  • сак булыгыз. Тавышларга, хәрәкәтләргә һ.б. игътибар итегез.
  • акыл өчен күнегүләр ясагыз.
  • спартан яшәү шартларына әзер булыгыз: ризык һәм яшәү шартлары, туалет уңайлыклары. Мөмкинлек булса, шәхси гигиена кагыйдәләрен үтәгез.

Сәламәтлек белән проблемалар булганда, сез үзегез белән кирәкле дарулар алуыгызга инаныгыз, сакчыларга сәламәтлек проблемалары турында хәбәр итегез, кирәк булса, медицина ярдәме яки дарулар сорагыз.

Үзегез белән булган документлар, телефон номерлары һәм башкалар барлыгын аңлатырга әзер булыгыз.

Акылны какшатырга ирек бирмәгез. Мөмкин булган күнегүләр программасын эшләгез – акыл һәм физик күнегүләр. Хәтер өчен күнегүләр ясагыз: тарихи даталарны, таныш кешеләрнең фамилияләрен, телефон номерларын искә төшерегез. Көч һәм бүлмә мәйданы рөхсәт иткәнчә, күнегүләр ясагыз.

Сакчылардан, укырга, язарга, шәхси гигиена чараларын кулланырга мөмкинме, дип сорагыз.

Туганнарыгыз белән телефон аша сөйләшергә мөмкинлек бирелсә, үзегезне кулда тотыгыз, еламагыз, кычкырмагыз, кыскача һәм төгәл сөйләшегез. Сакчылар белән элемтәгә керергә тырышыгыз. Аларга сез дә кеше икәнегезне аңлатырга тырышыгыз. Аларга гаилә әгъзаларының фотоларын күрсәтегез. Аларны алдарга тырышмагыз.

Әгәр сакчылар элемтәгә кермәсә, үзегез белән сөйләшегез, шигырьләрне ярты тавыш белән укыгыз яки җырлагыз. Үткән көннәрне шырпы, ташлар яки стенага сызык сызып билгеләп, вакытны исәпләп барыгыз.

Әгәр дә сез берәр бүлмәдә бикләнгән булсагыз, кемнеңдер игътибарын җәлеп итәргә тырышыгыз. Моның өчен тәрәзә пыяласын ватыгыз һәм ярдәмгә чакырыгыз; шырпы булса, кәгазьне яндырыгыз һәм янгын сенсорына якынрак китерегез һ.б.

Яхшы нәтиҗәләргә өметегезне беркайчан да югалтмагыз. Онытмагыз: күбрәк вакыт үткән саен, сезнең котылу мөмкинлеге күбрәк.

Фото: © «Татар-информ»

Террорчылар самолетны кулга алган очракта үзеңне ничек тотарга

Җәмәгать транспорты еш кына террорчылар һөҗүмнәренә дучар була. Әгәр сез кулга алынган самолетта яки автобуста булсагыз, террорчыларның игътибарын җәлеп итәргә ярамый. Атыш башланган очракта салонда кайсы ышык урынга качып булганын билгеләгез.

Мөмкин булганча вакыйганың сценарийларын һәм сезнең бу вакытта гамәлләрегез нинди була икәнен күз алдына китерегез. Бернинди шартларда да паникага бирелмәгез, креслода утырыгыз. Террорчылар белән бәхәсләшмәгез, аларны корал куллануга котыртмагыз, махсус әзерлек булмаса, террорчыларны үзегез зарарсызландырырга тырышмагыз, күршеләрегезне бу эштән тыярга тырышыгыз.

Террорчыларның сезне түбәнсетергә һәм рәнҗетергә мөмкин, мондый ихтималлык белән килешегез.. Пассажирлар белән террорчыларның милләте һәм дине турында сөйләшмәгез.

Сезгә игътибар җәлеп итә алган бар нәрсәдән сакланыгыз. Әгәр пассажирлар арасында елаучы балалар яки авыру, ыңгырашучы кешеләр булса, ризасызлыгыгызны белдермәгез, үзегезне кулда тотыгыз. Тискәре эмоцияләр болай да киеренке хәлне авырайтырга мөмкин.

Алкоголь эчмәгез.

Нәрсә генә булмасын, экипаж әгъзаларын яклап әйткәләшмәгез. Сезнең тыкшыну хәлне катлауландырырга гына мөмкин.

Пилотларның эшләре өчен ачуланмагыз. Экипаж һәрвакыт хаклы. Бортпроводник боерыгы – пассажир өчен закон.

Террорчыларга ышанмагыз. Алар теләсә нәрсә әйтә алалар, ләкин үз мәнфәгатьләрен генә кайгырталар.

Үзегез турында гына түгел, башка пассажирлар турында да уйлагыз.

Әгәр дә сез экипаж әгъзаларының берсе самолеттан төшкәнен күрсәгез, бу фактка башка пассажирларның игътибарын җәлеп итмәгез. Экипажның гамәлләрен террорчылар күрә ала.

Мөмкин булганча, самолетны азат итү буенча махсус операция башланган вакытка әзер булыгыз.

Әгәр коткару операциясе ясалса, террорчылар сезне тотып, тере калкан итеп куллана алмасын өчен, мондый позициягә килергә тырышыгыз: аска егылыгыз яки башыгызны кулларыгыз белән тотып, креслоның артына яшерегез, һәм, сезгә күтәрелергә рөхсәт ителгәнче, шунда калыгыз.

Самолеттан мөмкин кадәр тизрәк китегез. Шәхси әйберләрегезне эзләмәгез.

Тикшерүчеләрнең сорауларына җавап бирергә әзер булыгыз һәм булган хәлнең нечкәлекләрен алдан искә төшерегез. Бу – тикшерүгә булышачак һәм үз вакытыгызны саклап калачак.

Фото: © «Татар-информ», Владимир Васильев

Шартлау яки атыш башланганда шунда ук җиргә ятыгыз

Аэропортка һөҗүм булса, качар урын табыгыз. Пычракка булса да ятыгыз, йөгермәгез. Башыгызны каплагыз һәм һөҗүм ягына башыгызны бормагыз.

Әгәр дә иминлек көчләре һәм хокук саклау органнары активлаша башласа, кызыксынмагыз – йөгереп китмәгез, сезне дошман дип уйламасыннар, башка якка юнәлегез.

Шартлау яки атыш башланганда, шунда ук җиргә ятыгыз, нәрсәдер артына качсагыз яхшырак: бордюр, сәүдә чатыры, машина һ.б. Куркынычсызлык өчен башыгызны кулларыгыз белән каплагыз.

Әгәр дә сез террор һөҗүме турында очраклы рәвештә белсәгез, бу хакта шунда ук хокук саклау органнарына хәбәр итәргә кирәк. Үз чиратында ФСБ гражданнарны, «Крокус Сити Холл»га һөҗүмнән соң, терактларның телефон янауларына сак карарга чакыра. «Татар-информ» соңгы вакытта балаларга һәм өлкәннәргә теракт ясау тәкъдиме белән хәбәрләр килә башлавын сөйләде.

«Татар-информ»нан Ралина Рафикова язмасы тәрҗемә ителде

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100