Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

«Каршыга бензовоз очып килә». Дүрт бала һәм аларның анасы берьюлы үлгән

news_top_970_100
«Каршыга бензовоз очып килә». Дүрт бала һәм аларның анасы берьюлы үлгән
Фото: https://vk.com/altaikrai.sledcom, Алтай крае буенча Тикшерү комитеты

Алтай өлкәсендә хатын-кыз һәм аның 4 баласы үлгән авариядә гаепле кешегә карата хөкем карар игълан ителде. Бензин ташый торган машина белән идарә иткән 54 яшьлек ир-атны 6 елга ирегеннән мәхрүм иттеләр. Бу турыда Тикшерү комитетына сылтама белән «Комсомольская правда» хәбәр итте.

Фаҗига былтыр 5 сентябрьдә була. 4 бала һәм аларның әнисе «Хонда» машинасында Барнаулдан Алтай Республикасының Кош-Агач районына кайтып бара.

«Тикшерү ачыклаганча, Бий районы Полеводка авылында «Даф» йөк машинасы каршы як полосага чыга, тизлек режимын сакламый. Бу вакытта әлеге полосада тиешле тизлек белән «Хонда» машинасы бара. Аның белән 35 яшьлек хатын идарә итә. Йөк машинасына бәрелмәс өчен, ул каршы як полосага чыгарга мәҗбүр була. Йөк машинасына да кабат шул якка күчә һәм алар бәрелешә», – дигәннәр ведомствода.

35 яшьлек хатын-кыз, 3тән 16 яшькә кадәрге 4 бала урында ук һәлак була. «Хонда» металл өеменә әверелгән. Салондагы кешеләрнең исән калу ихтималы да юк.

Суд карары буенча бензин ташый торган йөк машинасын йөртүчесе гаепле дип табыла, 6 елга гомуми режимлы колониягә хөкем ителә.

Мәрхүмә хатынның ире сүзләренчә, йөк машинасының тормозлау юлы да юк. «Ул безнең машинаны 47 метр сөйрәп барган, тормозлау юлы да юк хәтта. Күз алдына китерегез – сезгә таба йөк машинасы очып килә, нишләр идегез? Башка китереп булмый», – ди ул.

Тол калган ир-ат сүзләренчә, бензовоз йөртүчесе гаебен танымый, гафу да үтенми, диелә хәбәрдә.

  • Кичә трассада һәлак булган 4 баланы һәм аларның анасын искә алып, бөтен авыл елый
Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100