Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

"Карны беренче тапкыр монда күрде". Башкортстанда балалар лагерендә әйдаман булып кара тәнле африкалы эшли

Африка кешесе каникулларын Башкортстанның Бөрян районындагы "Тимербатыр" мәктәп лагерендә уздыра. Монда ул әйдаман булып эшли.

news_top_970_100
"Карны беренче тапкыр монда күрде". Башкортстанда балалар лагерендә әйдаман булып кара тәнле африкалы эшли
Фарук Ибраһим - Африкадан килгән . 26 яшьлек егет алтын эзләүче булып эшли. Балаларның робототехника лагеренә ул AIESEC волонтерлар фирмасы аша килгән. Монда ул балаларга инглиз теле йөрәтә, дип яза "Башинформ". 

"Фарук рус телен белми, карны да беренче тапкыр күрде, үзе өшеми. Футбол ярата, мөселман, өйләнмәгән. Монда аңа ошый, бераз гына булса да башкорт телендә дә сөйләшергә тырыша", дип сөйләде Әбделмәмбәт авылы мәтәбе директоры Инсур Үтәбәев. 



"Тимербатыр" лагерендә чит ил студентларының эшләве беренче генә мәртәбә түгел. Җәй көне монда 19 яшьлек студент, индус милләтеннән булган егет - Бхавеш эшләгән. Ул балалар белән бергәләп Салават турындагы башкорт җырын башкарган. 



Әбделмәмбәт авылы мәктәбе шунысы белән дә танылган - мәктәп остаханәсендә тырыш авыл кешеләре агачтан сувенирлар - бөрян балталары ясыйлар. Һәм аларның эшләнәмәләренә ихтыяҗ да зур. 




Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100