Кармак салып утырганда... (Рөстәм Зарипов, «Чаян» журналы)
Балык тотып утырганда, вәт әкәмәт, гадәтемчә мәмрәп кителгән, җәмәгать. Кем әйтмешли, тавык төшенә тары керә, имеш, абзагыз булган текә түрә...
Хатын мыш-мыш үз бизнесын алга сөйри, балалар, оныклар көн-төн акча көри. Кода-кодагыйлар, туган-тумачалар бар да сәмән фронтында кайнашалар… Яшәү матур, тормыш көйле, һәр мәл-тәҗел, «Форбс» китабын иярли безнең нәсел! Багыйм дигәнне баета, кесәң киң тот, күсегә һәм әрләнгә хас инстинкт…
Орден микән, медаль микән тагабыз, дип чакырталар беркөн «өскә» агагызны. Барам. Керәм. Аяк асларымда келәм, атлаганда башмакларым бата тирән… Залның уртасына җиткәч, туктап калам, баш әйләнә, калтыранам, дулкынланам… Күрәм, утырышкан илнең хуҗалары. Бар да җитди, баштан ашкан нужалары…
Утыр! — диеп әйтүче юк, торам басып, теләсәң дә булмый моннан чыгып качып. Аптырагач, кай төшнедер куям кашып, кемдер шулчак коры гына куя дәшеп:
— Татарлыкны җилгәрү ник тәмамланмый?! Штатта утыручылар нәрсә карый?..
Исәп-хисап яса җәһәт безнең алда, юкка йөзмәвеңне раслап, майда-балда…
Тамак кырам. Һәр сүземне сайлап кына, сөйләп китәм салмак кына, җайлап кына…
…Бу мәсьәлә алты гасыр дәвам итә, чорлар татарлыкны инде күптән тетә… Шаһгалинең тормыш юлы — якты маяк, сәкедән төшкәч, идәндә шуңа аяк. Безгә газиз югарыдан төшкән карар, телгә, моңга хәл кадәри салдык зарар, дуңгызга батырдык татар сәйраннарын, чинаулары күмде былбыл сайрауларын.
Химия сәнәгатенә ачтык урам, өч хәрефле чир котырды мисле буран, һәр өлкәдә җиңеп чыкты рәзилият, адәм көлкесенә калды әдәбият. Почта каулый матбугатны атланып ла, көндәлекләр шуңа күчә атналыкка…
Моргка мәҗбүри бара барча мәет, санитарлар каршы ала колач җәеп, туганнары акча түли ярган өчен, «потроха»сын тунап алып калган өчен… Коръән тәсфирләре чыкты кабартылып, «яратты»сы — «яралтты»га яңартылып, русча әйтсәк, «сотворил» «зачал»га күчте, иҗат, функция мөнбәренә төште…
Каты «г», каты «к» юклык зур мәсьәлә, карга — карго, йөк дигән мәгънәгә саба. Къаргъга, дип язып булмагач, аңга үтми, кош турында сүз барганы барып җитми… «Тугъан тль» дип укып булмый, юк, маташма, «туган тел» диеп уеп язылганны ташка. Һәйкәл тиеш, шушы хәлгә мәмнүн затка, филолог доктор, кандидат, депутатка… Къала дип язу ярамый, менә бәла! «Нәҗес — казан»га синоним — «Казан — кала»?.. Әлифбага керткән бозым «аклый» үзен, әмма татар сабыр, әйтми катгый сүзен…
Милләтебез өмет өзми, һаман түзә, чаптыр-чоптыр агым уңаена йөзә… Шул мәлдә уянып уңга-сулга карыйм, әмма ләкин кармагымны таба алмыйм. Ахры, аңа ару гына балык чирткән, эләккән дә кармагымны сөйрәп киткән. Әллә инде алтын булдымы ул, мине зур түрә итмичә шылдымы ул?..
Фельетон «Чаян» журналыннан алынды.