Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Кармак белән электр чыбыгын эләктергән малайны ток суккан

news_top_970_100
Кармак белән электр чыбыгын эләктергән малайны ток суккан
freepik.com

Домодедовда 13 яшьлек малайны балык тотканда ток суккан. Ул югары вольтлы чыбыкларны кармак белән эләктергән, дип яза «Московский комсомолец» сайты.

Шушы көннәрдә гаилә дачага килә. Әтисе белән улы Востряково микрорайонында кармак белән балык тотып ял итәргә уйлый. Әтисе сүзләренчә, малай 1 сәгатькә якын кыргый буада балык тоткан. Балык эләкмәгән диярлек, шуңа күрә ул икенче сулыкка барырга уйлый. Электр үткәргеч линияләре яныннан узганда, малай кармакның ыргагы һәм җебе белән чыбыкларны эләктерә, электр дугасы барлыкка килә. Малайны ток суккан, һәм аның кул чуклары пешкән. Әтисе шундук «ашыгыч ярдәм» чакырта. Малайны хастаханәгә алып китәләр, аның сәламәтлегенә куркыныч янамый.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100