Кармагы чыбыкка эләккән: Васильевода 27,5 мең вольтлы ток суккач, бала һәлак булган
Яшел Үзәннең Васильево бистәсендә кармагы контакт чыбыгына эләккәч, бала һәлак булган. Бу хакта «Татар-информ» яза.
Яшел Үзән мэры Михаил Афанасьев социаль челтәрләрдә хәбәр иткәнчә, өч малай балыкка барган. Тимер юллар аркылы чыкканда берсенең кармагы көчәнеше 27,5 мең вольтка кадәр җитә торган контакт чыбыгына эләккән. Бала ток сугудан урында ук һәлак булган.
«Туганнарының һәм якыннарының кайгысын уртаклашабыз. Һәлак булган малайның гаиләсенә муниципалитет бөтен тиешле ярдәмне күрсәтәчәк», – дигән Михаил Афанасьев.