news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Карлыган күбрәк булсын өчен нишләргә?

news_top
Карлыган күбрәк булсын өчен нишләргә?
https://pixabay.com/

Кызыл һәм кара карлыган май азагында чәчәк ата башлый. Уңыш күбрәк булсын өчен берничә сер киңәшләр сайтында чыкты.

Уңышка йогынты ясый торган сәбәпләр: куакларның серкәләнүе, үсемлекнең тамырын бор белән ашлау, тамырларга калий һәм фосфор кертү.

Җимшәннәр күп булсын һәм алардан җимешләр ясалсын өчен бал кортлары һәм төклетуралар кирәк. Алар килсен өчен куакларга баллы су сибегез.

Чәчәк атканда карлыганга борлы ашлама кирәк. Моның өчен куакка бор кислотасы салынган эремә сиптерегез. Ул 10 литр суга 2 грамм кислота салып ясала. Составны кояшлы коры көндә яфракларга сиптерәләр.

Язын карлыганга суперфосфатлы ашлама кертсәгез, чәчәк атканда калийлы ашлама сибәргә кирәк. 1 чиләк суга 1 аш кашыгы калий селитрасы салып эремә ясагыз.

Көзен туфракка фосфорлы ашлама кертмәгән булсагыз, куак чәчәк атканда агач көле яки берничә гранула суперфосфат сибегез.

Чәчәк ата башлаган карлыган куагына бор, фосфор һәм калий салынган комплекслы ашлама сибәргә була, диелә хәбәрдә.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар