Карлыганнан кайнатма ясауның берничә ысулы
Карлыганнан кайнатма ясау буенча һәр хуҗабикәнең үз сере бар. Кемдер стаканлап үлчи, кемдер үлчәү белән, ә кемдер чама белән эшли. Уңган хуҗабикәләрдән берсеннән-берсе тәмле кайнатма рецептларын тәкъдим итәбез.

Азнакай районы Мәндәй авылында яшәүче Мәрьям Миңнегулова:
15 стакан юылган карлыганны салып, кайнатып чыгаргач янә 5 минут кайнатабыз да, газны сүндереп, 15 стакан шикәр комы салып болгатабыз. Шикәр комы эреп беткәнче болгаткалап алырга кирәк.
"15 стакан карлыган өчен рецепт: 6 стакан суга 10 стакан шикәр комы салып кайнатабыз. Аннары янә 20 минут кайнатабыз.
15 стакан юылган карлыганны салып, кайнатып чыгаргач янә 5 минут кайнатабыз да, газны сүндереп, 15 стакан шикәр комы салып болгатабыз. Шикәр комы эреп беткәнче болгаткалап алырга кирәк.
"Ел хатын-кызы. Ел ир-аты: хатын-кыз карашы – 2014" республика бәйгесендә "Хатын-кыз – бизнес-леди" номинациясе җиңүчесе, эшмәкәр ханым Миләүшә Зариповадан кызыл һәм кара карлыганнан катнаш желе рецепты:
"Барысы да чама белән алына, желены туңдыргычта саклагач шикәр комын аз салам. Карлыганнарны юарга, суын саркытырга. Блендер бн кара һәм кызыл карлыганны аерым савытларда вакларга һәм иләк аркылы үткәрергә. Аннары ике карлыгын желесын бергә кушарга һәм шикәре эреп беткәнче болгатырга кирәк".
Мамадыш районы Олыяз авылыннан Гөлнара Галимуллинадан карлыганнан желе кебек кайнатма:
"1 кг карлыганга 1 стакан су салып, 15-20 минут чамасы пешерәм. Аннары 1,5 кг шикәр комы салып, эреп беткәнче (10 минут чамасы) болгатырга. Кайнатырга кирәкми, желе кебек варенье була.