news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Карлыган һәм крыжовник баллы булсын өчен, яз көне нәрсә сибәргә?

Карлыган һәм крыжовник төбенә бәрәңге кабыгы салырга да була.

news_top
Карлыган һәм крыжовник баллы булсын өчен, яз көне нәрсә сибәргә?
https://pixabay.com

Тәҗрибәле бакчачылар карлыган һәм крыжовник төбенә бәрәңге әрчегәннән соң калган кабыкларны сала. Шулай итсәң, аларның җимешләре баллы булып үсәр. Бу турыда киңәшләр сайтында язылган.

Шулай ук бәрәңге крахмалы да кулланырга була.

Моның өчен яз көнендә һәр карлыган куагы төбенә 2 аш кашыгы крахмал сибәргә кирәк. Крахмалны туфрак белән каплап, өстенә су сибәргә дә ярый.

Ашламаны сыек итеп ясарга да була. 3 литр суда 2 аш кашыгы крахмалны эретегез. Һәр куакка шуны сибегез.

Крахмалда калий күп була, ул җимешләрне үстерә, яфраклар күбрәк үсү өчен дә файдалы, җимешләрне балландыра һәм иртә коелудан саклый, диелә хәбәрдә.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар