Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Карлыган кайнатмасыннан пирог

Минзәләдә яшәүче Тәския Вәгыйзова карлыгын кайнатмасыннан пирог рецептын тәкъдим итә.

news_top_970_100
Карлыган кайнатмасыннан пирог
Камыр өчен: 1 стакан карлыган кайнатмасы, 1 стакан каймак, 3 йомырка, 200 грамм маргарин, 1 чәй калагы сода, 2 олы бокал он.

Каймакка сода салгач, 5 минут  ял иттерергә. Аннары калган ингредиентларны салып болгатырга һәм янә ял иттерергә.

Өстенә вакланган чикләвек сибәргә.

180 градуска кадәр кызган мичтә 35-40 минут пешерергә. Алдан ачып карамаска, юкса камыр төшеп китәчәк.

"Рецептлар дәфтәремә башка кайнатма белән тәмле түгел дип язылган, димәк,  пешереп караганмын", - дип язган хуҗабикә.


Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100