news_header_top
news_header_bot
Язманы тыңлагыз

«Карлы юлда тезләнеп тора, ире ташлап киткән». Авырлы хатын юл кырыенда бәби тапкан

news_top

Кайчак тормыш көтмәгәндә төрле сынаулар китереп чыгара. Чиләбедә булган бу хәл чын Яңа ел могҗизасын хәтерләтә. Әлеге вакыйга турында «Комсомольская правда» яза.

Ольга өчен 24 декабрь иртәсе гадәти генә башланырга тиеш була. Ул, һәрвакыттагыча, 2 этен урамга алып чыга. Үзе күпкатлы йортта яши, ләкин этләргә иркенрәк җир кирәк, шуңа күрә, якындагы бакчалар ягына таба китә.

Кинәт этләр каты итеп өрә башлый. Ольга юл читендә, кар өстендә тезләнеп утырган бер хатынны күрә. Башта узып китмәкче була, ләкин кире борыла.

«Ярдәм кирәкме?» – дип сорагач, хатын елап җибәрә. Ире ташлап киткәнен әйтә. Ольга аны тынычландырырга, торгызырга тырыша, ләкин хатын:

Мин тора алмыйм, минем тулгак башланды, мин бәби табам, — ди.

Мондый хәлдә кем дә аптырар иде, ләкин Ольга югалып калмый. Ул шунда ук «ашыгыч ярдәм» чакыра. Табиблар килгәнне көтеп торырга ярамый – вакыт бик аз була.

Ольга этләрен коймага бәйли дә кулыннан килгәнчә ярдәм итә башлый. Соңрак аның кызы да килеп җитә. Авырлы хатынның астына шарфын җәя, дөрес итеп сулыш алырга, көчәнергә куша.

Берникадәр вакыттан соң сабый дөньяга килә. Ольга аны үз пуховигына төреп ала. Башта бала сулыш алмый кебек тоела, ләкин бераздан ул ютәлләп куя да кычкырып елап җибәрә.

Аннары кендек бавы, соңыннан плацента мәсьәләсе килеп чыга. Боларның барысын да Ольга, куркып тормыйча, ничек булдыра – шулай эшләп чыга.

Сабый өшемәсен дип, ул аны пуховикка төргән килеш якындагы 9 катлы йортка таба йөгерә. Ишегалдында кешеләрдән ярдәм сорый. Бер фатирга кертәләр, сабыйны диванга салалар. Шунда гына Ольга баланың кыз икәнен күрә.

Бераздан «ашыгыч ярдәм» килеп җитә. Әни белән баланы хастаханәгә алып китәләр.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар