news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Карлы кыш талпаннарны коткарган: галимнәр аларның иртә һөҗүм итүен фаразлый

news_top

Бу кышта кар күп яву талпаннарга исән калу өчен идеаль шартлар тудырган, дип кисәтә галимнәр. Калын кар катламы – җылылык саклый торган юрган кебек, урмандагы бөҗәкләрне хәтта аномаль салкыннарда да саклаган. Нәтиҗәдә, бу язда талпаннар күбрәк булачак, ә аларның активлык вакыты иртәрәк башланачак. Бу хакта РИА Новостига сылтама белән «Челнинские известия» яза.

Кант исемендәге Балтыйк федераль университеты белгече Евгения Калинина сүзләренчә, талпаннар яфрак, үлән һәм мүк катламнары арасында кышлый. Хәтта, гыйнварда кайбер төбәкләрдә температура -26 градус салкын булганда да, урманда кар катламы астында температура нульдән дә түбән төшмәгән. Бу популяциянең шактый зур өлеше кышны уңай кичергән дигәнне аңлата.

Талпаннар +1..+5 градус җылыда уяна, ә +10 градуска кадәр җылыткач активлаша башлый. Әгәр яз иртә килсә һәм кар тиз эреп бетсә, талпаннарның беренче һөҗүме апрельдә үк була ала. Активлыкның пик чоры (май ахыры – июнь) быел май уртасына күчәргә мөмкин.

Белгеч беренче яшеллек барлыкка килүгә үк сак булырга өнди: репеллентлар кулланырга, үзеңне дә, йорт хайваннарын да сакларга кирәк. Төбәкләрдә парк һәм скверларны иртәрәк эшкәртә башларга мөмкиннәр. Язның беренче яртысында ук талпан боррелиозы (Лайм авыруы) йоктыру куркынычы югары булу ихтималы зур.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар